Депутатлар балаларның Яңа елга теләкләрен тормышка ашыра

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе, 12:40

Депутатлар балаларның "Теләкләр чыршысы"на язган  теләкләрен тормышка ашыруны дәвам итә.  "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясе 2021 елның 15 ноябрендә старт алды һәм 2022 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.  

Әлеге чарада сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдән булган  балалар, каты авырый торган өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. Алар барысы да, шул исәптән 2 мең татарстанлы, үз хыяллары турында хатны  елкажеланий.рф проектының федераль сайтына җибәрде. Узган елның декабрендә парламентта оештырылган "Теләкләр чыршысын"нан депутатлар балалар хыялы язылган 84 открытканы "кисеп" алганнар иде. Теләкләрнең күбесе инде үтәлгән.

Аерым алганда, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина дүрт яшьлек Наил Ермиловның теләген үтәде, ул уенчык машиналар һәм алар өчен зур гараж турында хыялланган булган.

"Яңа елның төп кануны - бөтен ил буенча яшьләрнең хыяллары чынга ашуы, - диде бу нисбәттән Алексей Созинов, - миңа алты яшьлек Сабирның теләген үтәргә туры килде. Малай алган бүләге белән вакытны файдалы үткәрер дип өметләнәм ". Депутат аңа планшет бүләк иткән.

Депутат Рамил Әхмәтов Казаннан Ульянаның (плашет турында хыялланган) һәм Балык Бистәсе районының Масловка авылыннан Айнурның (ноутбук турында хыялланган) теләкләрен үтәгән. «Мин аларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә алуыма бик шатмын, - дип басым ясады  Рамил Әхмәтов. - Ульяна, Айнур сезнең тормышыгыз күңелле, рәхәт мизгелләр белән генә тулып торсын, сезне шундый җылылык һәм мәхәббәт белән урап алган ата-аналарыгыз чиксез бәхетле булсын».

Эдуард Шәрәфиев унбер яшьлек Анастасия Иванованың күпфункцияле җайланма турындагы хыялын тормышка ашырган. "Катлаулы диагнозга карамастан, Настя коррекцион мәктәптә укый. Настя хыялланган бүләк - күпфункцияле җайланма, - аңа өй эшләрен башкарырга һәм буяу өчен картиналар бастырырга ярдәм итәчәк ", - диде депутат.

Депутат Рүзилә Тимергалеева Даниэль Һадиуллин янында  кунакта булды һәм аңа күптән көтелгән бүләк - планшет тапшырды. "Яңа ел - могҗизалар көткән үзенчәлекле бәйрәм, - диде депутат, - быел миңа Даниэльгә аз гына булса да могҗиза бүләк итү мөмкин булды. Башкаларга  шатлык һәм бәхет мизгелләрен бүләк итә алабыз дигән уй мине рухландыра".

Таһир Һадиев унҗиде яшьлек Арина Үтееваның телефон турындагы хыялын тормышка ашырган. "Бүген Яр Чаллыдан Аринаның теләген үтәү мөмкин булды, - дип язган депутат Инстаграмдагы аккаунтында, - ул телефон турында хыялланган, һәм мин Яңа елга кадәр бүләк итә алуыма бик шатмын. Арина - бик талантлы кыз, "Либерт" үзенчәлекле балалар театрында шөгыльләнә һәм Батенчук исемендәге колледжда тегүчелеккә укый.

Депутат Артур Габделҗанов Арчадан сигез яшьлек Дарина Ульянинага 3D ручкасын бүләк итте. "Кыз күләмле картиналар ясау өчен 3D ручка турында хыялланган,  , - диде Артур Габделҗанов, - бу ручка аңа иҗади сәләтләрен алга таба үстерүдә тагын бер  адым булыр, һәм тиздән без күргәзмәләрдә һәм галереяларда Даринаның иҗатын күрербез дип ышанам".

Депутат Николай Атласов шулай ук «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясен хуплады һәм алты яшьлек Самир Сәлаховның планшет турындагы хыялын тормышка ашырырга ярдәм итте.

Депутат Ольга Воронова җиде яшьлек Руслан Галәветдиновка балалар синтезаторы бүләк итте. Депутат Николай Нефедов алты яшьлек Егор Зыковның батут турындагы хыялын тормышка ашырырга ярдәм итте.

"Теләкләр чыршысы" федераль проекты кысаларында өч яшьлек Мишаның хыялы да тормышка ашты, ул Кыш Бабайдан швед стенасын сораган булган. "Ышанам, спортка шундый тырышлык белән килгән Мишаны без тиздән Олимпия пьедесталында күрәчәкбез", - дип басым ясады  депутат Алсу Нәбиева, малайга бүләк тапшырганда.

Депутат Фәнил Баһаветдинов Егор Русиновка  пульт белән идарә ителә торган  «полиция джипы» машинасын тапшырды. Депутат Эдвард Габдуллаҗанов Казаннан җиде яшьлек Әдел Хәмәтшинның хыялын тормышка ашырган. "Вәгъдә иткәнчә, күптән көтелгән бүләкне Әделгә ярдәмчеләрем аша тапшырдым, - диде депутат, - ул планшет турында хыялланган булган".

"Яңа ел - могҗизалар чоры, - дип язган Инстаграмдагы  аккаунтында депутат Светлана Вострикова, - "Теләкләр чыршысы" акциясе кысаларында миңа Яңа ел могҗизасында катнашу һәм Түбән Камадан Алиса белән Алесаның теләген үтәү мөмкин булды. Кызлар дельфиннар белән йөзәргә хыялланганнар. Балаларның хыялын рәхәтләнеп тормышка ашырдым».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International