Округларда депутатлар атнасы

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе, 13:18

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, республика мәктәпләрендә кайнар туклануны оештыру эше белән таныштылар, муниципаль сәнәгать парклары резидентлары белән салым ташламалары бирүнең нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.

21 гыйнварда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Спас районында булды, анда ул 2021 елның ноябрендә аккредитацияләнгән «Болгар» сәнәгать паркы эше белән танышты, резидентлар белән аралашты. Хәзерге вакытта «Болгар» сәнәгать паркында балык эшкәртү, агач кисү һәм тимердән эшләнмәләр җитештерү буенча производстволар эшли. Депутат сәнәгать парклары резидентларына бирелә торган салым ташламаларын алу мәсьәләсе белән кызыксынды.

Шул ук көнне Спас районы эшкуарлары белән киңәшмә узды, анда "Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" 20281-8 номерлы Федераль закон проекты тикшерелде.

21 гыйнварда “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлекчәсе конференциясе кысаларында Дәүләт Думасында, Дәүләт Советында һәм шәһәр Думасында “Бердәм Россия” фракцияләре депутатларының социаль-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча үзара эшчәнлеге турында килешү имзаланды. Документка Казан мэры Илсур Метшин, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина кул куйды. 

19 гыйнварда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районында булды, анда ул муниципаль район уку йортлары студентлары белән очрашты, шулай ук Иске Матвеевка авыл җирлегенең гражданнар җыенында катнашты.

14 гыйнварда Азат Хамаев Минзәлә районының Аю авыл җирлегендә гражданнар җыенында катнашты. Авыл халкы билгеләп үткәнчә, инвесторның килүе Аю авыл җирлегендә уңай үзгәрешләрне сизелерлек арттырган. Шуңа да карамастан, юлларны ремонтлау, су үткәрү торбаларының әзер өлешен файдалануга тапшыру проблемасы кала (проблема берничә елга сузылган).

17 гыйнварда Мамадыш районы авылларында халык җыеннары башланды. Шундый очрашуларның берсе Олыяз авыл җирлегендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узды. Мамадышлылар узган елга йомгак ясадылар һәм быел нинди проблемаларны хәл итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар.

Шул ук көнне Марат Әхмәтов Олыяз авыл җирлеге фермерларында булды, алар җитештергән продукция белән танышты, шәхси хуҗалыкларга ярдәм чараларын киңәйтү буенча авыл фермерларының тәкъдимнәрен һәм теләкләрен тыңлады.

14 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова Казан шәһәренең Идел буе районының 82нче мәктәбендә булды, анда кайнар туклану эшенең ничек  оештырылуы белән танышты. Депутат ашханәнең санитар торышын, туклану сыйфатын бәяләде. Ольга Воронова укучылар һәм ашханә хезмәткәрләре белән аралашты, укучыларның туклануын оештыру һәм аның сыйфаты яхшы булуын билгеләп үтте. "Хәзер мәктәп ашханәләренең коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор таләпләренә туры килүе мөһим", - дип саный Ольга Воронова.

12 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев Саба районының Килдебәк мәктәбендә булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, кайнар туклануны оештыру эше белән танышты.  Депутат мәгариф учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итүне оештыру һәм аларның сыйфатын контрольдә тотуның мөһимлеген ассызыклады. “Мәктәп укучыларының кайнар туклануы - аларның сәламәтлеген саклауның һәм нәтиҗәле укуга сәләтлелегенең иң мөһим шартларының берсе, - дип билгеләп үтте Марат Галиев. - Мәктәп туклануының сыйфатына һәм куркынычсызлыгына балаларның сәламәтлеге турыдан-туры бәйле. Туклану сыйфатын яхшырту, санитария нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү, кухня җиһазларын яңарту даими рәвештә игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International