Фәрит Мөхәммәтшин һәм Андрей Турчак «Бердәм Россия»нең Цифрлы компетенцияләрне үстерү үзәгендә булдылар

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе, 17:02

ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ ФС Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Цифрлы компетенцияләрне үстерү үзәге эше белән таныштылар.

«Татарстан - икътисадның барлык тармакларын, дәүләт идарәсен цифрлаштыру буенча танылган лидер. Бу үзәкне монда  урнаштырмыйча кайда урнаштырырга булыр иде? Өстәвенә, монда база һәм практик куллану бар. Без бу эшләнмәләрне электрон алдан тавыш бирү барышында кулландык ", - дип шәрехләде Генераль совет Секретаре Андрей Турчак.

Үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Александр Сидякинга, соңыннан хокукый статус бирү өчен, үзәк турында нигезләмә проектын тапшырды. "Татарстанда игълан ителгән цифрлаштыру елы шартларында без кисәтүләр барлык искәрмәләрне һәм  сорауларны исәпкә алып партия проектларын эшләп бетерәчәкбез. Бу алга таба җитди адым булачак! "- дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Федеральный центр развития цифровых компетенций «Единой России» работает на базе Татарстанского отделения партии с середины 2021 года.

«Бердәм Россия»нең Цифрлы компетенцияләрне үстерү федераль үзәге 2021 елның уртасыннан бирле партиянең Татарстан бүлекчәсе базасында эшли.

Үзәк, беренче чиратта, "Бердәм Россия" цифрлы продуктларына аңлатма, методик һәм аналитик ярдәм итүгә, шулай ук партиянең төбәк һәм җирле башкарма комитетлары, партия активы хезмәткәрләренең цифрлы компетенцияләрен булдыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән.

Бүгенге көндә Үзәк партиянең 12 мәгълүмати системасын методик яктан тәэмин итү эшен гамәлгә ашыра, цифрлы профильле дүрт база һәм 10 профильле белем бирү программасын эшләү буенча эш алып бара.

Андрей Турчак якын арада үзәк базасында башкарма комитет белгечләре өчен укыту семинары үткәрергә тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International