Социаль сәясәт комитеты утырышы булды

2022 елның 28 гыйнвары, җомга, 15:58

2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында каралды. Моннан тыш, парламентарийлар Хисап палатасының балалар өчен приютлар эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре турында фикер алышты. Аны комитет рәисе Светлана Захарова үткәрде.

ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының 2030 елга кадәр ТР Дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматын ведомство җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Садыйков тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанның 400 меңнән артык эшләүче яшь кеше исәпләнә, авыл җирлегендә 175 мең яшь кеше яши һәм эшли.

Министрлык тарафыннан тугыз тармак программасы эшләнгән, шул исәптән балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, патриотик тәрбия бирү, социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү, авылда яшәүче һәм эшләүче яшьләргә ярдәм итү, иреклеләр хәрәкәтне үстерү һәм башкалар. Алар барысы да уңышлы тормышка ашырыла. 2018 - 2021 елларда Татарстан Россия Федерациясе төбәкләрендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге федераль рейтингында өч тапкыр алдынгы урыннарны яулаган.

2019-2021 еллар чорында республикада яшьләр өчен уннан артык халыкара, бөтенроссия, округ чаралары уздырылды һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның грант конкурслары кысаларында хупланган яшьләр проектлары саны буенча Идел буе федераль округында иң яхшысы булды.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру стандартларын эшләү буенча сынау мәйданчыгы булып тора, киләчәктә аларны Россия Федерациясе төбәкләренә дә кертәчәкләр.

Шул ук вакытта республикада яшьләрне эшкә урнаштыру проблемасы актуаль булып кала, беренче чиратта, яшь белгечләрне эшкә урнаштыру. Шулай ук яшьләрне республиканың шәһәр һәм районнарында, бигрәк тә авыл җирлекләрендә, кече шәһәрләрдә иҗтимагый тормышка җәлеп итү  механизмнарының җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәлелеге күзәтелми. Яшьләрнең авыл җирлекләреннән һәм кече шәһәрләрдән китүләре дәвам итә.

Министрлык мәгълүматын тыңлаганнан соң, депутатлар Светлана Захарова, Светлана Вострикова, Владимир Вавилов, Елена Кузьмичева, Рөстәм Мөхәммәдиев министрлык вәкиленә кайбер тәкъдимнәр һәм теләкләр белдерделәр.

ТР Хисап палатасының 2019-2021 елларда социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына бүлеп бирелгән, авыр тормыш хәлендә калган балаларны һәм яшүсмерләрне вакытлыча яшәтү өчен билгеләнгән бюджет акчаларыннан файдалануны тикшерү нәтиҗәләре турындагы хисапны палатаның  аудиторы Илнур Мөбәрәков тәкъдим итте.

Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда балалар өчен 14 социаль приют эшләп килә, шуларның икесе юкка чыгу дәрәҗәсендә. 2021 елда учреждениеләрне финанслау күләме 763 млн сумнан артык булган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, соңгы елларда әлеге оешмаларда хезмәт күрсәтелә торган балалар саны кими. Шулай ук үз гаиләләренә кайтарылган балалар саны да кими: 2019 елда - 932, 2020 елда - 798, 2021 елның 9 аенда 561 бала. 2020 елда башка гаиләләргә бирелгән балалар саны  2019 елга караганда 17 кешегә, ягъни 85% ка күбрәк.

Илнур Мөбәрәков үз мәгълүматларына социаль учреждениеләр эшендә ачыкланган проблемалар һәм җитешсезлекләр турында сөйләде. Тәртип бозуларның иң зур күләме бухгалтерлык исәбен алып бару, финанс хисаплылыгының төгәлсезлеге һәм дәүләт милке белән эш итү белән бәйле. Спорт белән шөгыльләнү һәм мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү өчен аерым биналар булмау мәсьәләсе бар. Аерым төр продуктлар буенча билгеләнгән туклану нормалары үтәлми. Балигъ булмаганнарны приюттан чыгарганда кирәкле киемнәр һәм аяк киемнәре белән тәэмин итү буенча да бердәм алым юк.

Илнур Мөбуруков әйтүенчә, приютларны хезмәт күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар белән тулысынча тәэмин итмәү фактлары булган. Хезмәт күрсәтү өчен турыдан-туры кулланыла торган төп средстволарның шактые 100% ка тузган. Мәсәлән, балаларны йөртү өчен билгеләнгән автотранспорт шактый тузган һәм кайбер очракларда 15 елдан артык кулланыла.

Утырышта чыгыш ясаган Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр иткәнчә, күпчелек хокук бозулар тикшерү барышында бетерелгән. Хәзерге вакытта әлеге эш дәвам итә.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат турында фикер алышуда комитет рәисе Светлана Захарова, депутатлар Алексей Созинов һәм Владимир Вавилов, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец катнашты. Алар якындагы 5-7 елга приютларның тулу фаразлары, шулай ук мондый учреждениеләрнең санын киметү планнары белән кызыксындылар.

Комитет Хисап палатасының хисабын игътибарга алды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International