Округларда депутатлар атнасы

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе, 10:13

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, үз округларының муниципалитетларында гражданнар җыеннарында булды, шулай ук камалышта булган  ветераннар белән очрашты һәм аларны Ленинградны фашист блокадасыннан  азат итү көне белән котлады.

27 гыйнварда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Кабул итү кысаларында күп балалы гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту, социаль газлаштыру мәсьәләләре килде. Аерым алганда,  Мулла иле авылыннан күп балалы әнинең мөрәҗәгате өстәмә рәвештә  өйрәнүне таләп итә. Алты балалы гаилә 24 квадрат метр мәйданлы йортта яши. Гаилә торак шартларын яхшыртуга чиратта тора, әмма ул кайчан килеп җитәчәк, билгеле түгел. Телефоннан сөйләшкәндә  Юрий Камалтынов мөрәҗәгать итүчегә шулай ук “Социаль ипотека” программасында катнашу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Казан пенсионеры Лаеш районындагы бакчачылык ширкәтләренең берсендә урнашкан йортын газлаштыру мәсьәләсен күтәрде. Милек рәсмиләштерелгән. Мөрәҗәгать итүче ханым Дәүләт Советы рәисе урынбасарыннан  йортына газ кертүне социаль газлаштыру дәүләт программасы буенча алып бару мөмкинлеген карауны сорады.

Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне эшкә алды.

28 гыйнварда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Спас районында булды. Депутат җитештерү алдынгылары слетында кунак булды, лауреатларны котлады һәм аларга яңа уңышлар теләде.

28 гыйнварда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Чирмешән районы гражданнарын дистанцион рәвештә кабул итте. Депутатка авыл халкы сугыштан соңгы чорда вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына мемориаль такта кую турында мөрәҗәгать итте. Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, авыл халкы белән ветераннар исемлеген (беркемне дә онытмас өчен) төгәлләштерү һәм тактаның  эскизын, ә аннары финанслау чыганакларын билгеләү зарурлыгы турында килешкәннәр. 

Людмила Рыбакова тарафыннан үзенә беркетелгән сайлау округларында – Нурлат районында  (һәр айның беренче сишәмбесе), Чирмешән районында  (һәр айның соңгы җомгасы) –  гражданнарны кабул итү ай саен үткәрелә.

27 гыйнварда, Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнендә, блокадада катнашучы ветераннар өчен Казан панорамасы музеена экскурсия оештырылды.

Блокадада булган ветераннар игътибарына уникаль макетлар һәм панорамалар, интерактив стендлар белән экспозицияләр тәкъдим ителде. Ветераннар Казанның тарихы һәм заманчалыгы турында цифрлы технологияләр кулланып төшерелгән мультимедиа экспонатларын кызыксынып карады.

Блокадада булган ветераннар  янына Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова килде. Ул Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгаларын кичерергә туры килгән буынга үзенең ихтирамын белдерде һәм республиканың тарихи шәһәрләренә экскурсия оештырырга тәкъдим итте.

"Без инде узган көздә ветеран-блокадниклар белән Чистайда булдык. Быел Алабугага сәфәр кылырга ниятлибез. Минемчә, бу ветераннарның теләге буенча барлыкка килгән яхшы традиция", - диде Людмила Рыбакова.

Шул ук көнне камалышта булган ветеран Мирра Михайловнаны Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова Ленинград блокадасын бетерү көне белән котлады.  "Ленинград блокадасы - безнең ил тарихында иң фаҗигале һәм шул ук вакытта мактаулы битләрнең берсе, - дип билгеләде Ольга Воронова, - без һәрвакыт илебезне саклаучыларның, тыл хезмәтчәннәренең һәм Ленинград блокадасында булганнарның батырлыгын истә тотачакбыз".

Мирра Михайловна депутатка үзенең Гамәли оптика дәүләт институтындагы хезмәт юлы турында турында сөйләде һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде.

26 - 27 гыйнварда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районында булды, анда ул Коноваловка авылында яңа мәдәният йорты ачылышында катнашты һәм Коновалово гимназиясендә булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты. Шул ук көнне гимназиядә яңа компьютер сыйныфы ачылды. Моннан тыш, депутат Коновалово авыл җирлегенең гражданнар җыенында катнашты.

26 гыйнварда Биектау районының Суыксу авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды, анда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев катнашты. Җыенда җирлекнең 2021 елдагы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды һәм 2022 елга планнар турында фикер алыштылар.

21 гыйнварда Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Чүпрәле районында булды, анда Марс (Түбән Каракитә, Югары Каракитә, Татар Бизнәсе авыллары) һәм Шылангы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында катнашты. Халык эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, Марс урта мәктәбен капиталь ремонтлау һәм белем бирү учреждениесен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрде.

20 гыйнварда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылы гражданнары җыенында катнашты. Очрашуда территорияләрне төзекләндерү һәм бу эшләрне үзара салым акчасына оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Яшь әниләр урамнарны яктырту һәм балалар белән йөрү өчен тротуарлар төзү мәсьәләсен күтәрделәр. Авыл ветераннары "Ленино-Кокушкино" музей-тыюлыгы территориясенә кичке сәфәрләр өчен керү мөмкинлеген сорап мөрәҗәгать итте. Депутат барлык сораулары контрольгә алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International