Эксперт советы мәктәпләрдә балаларны тукландыру мәсьәләсен карады

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе, 16:20

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы эксперт советы утырышы узды, анда "Гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны сыйфатлы кайнар тукландыруны оештыру эше турында" ТР Дәүләт Советы Президиумы карары үтәлеше турындагы мәсьәлә каралды.

Бу хакта мәгълүматны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина тәкъдим итте, ул хәбәр иткәнчә, быел 455 мең укучы кайнар сыйфатлы азык белән тәэмин ителгән. Ул шулай ук депутатларга һәм эксперт советы әгъзаларына туклануның сыйфатына ата-аналар контролен оештыру, мәктәпләрнең азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау программасы проектын әзерләү барышы, махсус һәм ташламалы туклану программаларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина мәктәпләрдә балалар туклануын оештыру таләпләрен тәэмин итү юнәлешендә ведомство үткәрә торган чаралар турында сөйләде.

Республика мәгариф оешмаларында мәктәп туклануын оештыруны контрольдә тоту буенча депутат комиссиясе эше турында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты урынбасары Людмила Рыбакова сөйләде.

Комитет рәисе Айрат Зарипов сөйләшүгә нәтиҗә ясап әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Әлеге сорау иртәгә парламент комитеты утырышында эксперт советы нәтиҗәләрен исәпкә алып каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International