Фәрит Мөхәммәтшин Ерлан Кошановны Казакъстан Республикасы Парламентының Мәҗлес рәисе итеп сайлануы белән котлады

2022 елның 1 феврале, сишәмбе, 10:51

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ерлан Кошановны Казакъстан Республикасы Парламентының Мәҗлес рәисе итеп сайлануы белән котлады.

"Сезнең ярдәмегез белән без – тугандаш халыкларның тарихи һәм мәдәни мирас якынлыгына нигезләнгән сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләре яңа импульс алыр дип ышанам, - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы Ерлан Кошановка юлланган телеграммада, - Казакъстан һәм Татарстан парламентлары һәм иҗтимагый оешмалары арасында дустанә элемтәләр бу эшкә үз өлешләрен кертә алыр иде".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International