Профильле комитет утырышында Авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм хуҗасыз хайваннарны тоту мәсьәләләре каралды

2022 елның 1 феврале, сишәмбе, 11:49

 Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2021 елда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча республика дәүләт программасының үтәлешенә йомгаклар ясалды. Моннан тыш, парламентарийлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм ведомствоның киләсе елга эш планнары турында фикер алыштылар. Шулай ук комитет утырышында республика һәм федераль закон проектлары каралды.

Узган ел авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 17,5 млрд. сум күләмендә финанслау каралган иде. Быел алдан федераль средстволарның күләме узган ел дәрәҗәсендә килешенгән. 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаковның бәяләве буенча, 2021 ел Татарстан аграрийлары өчен җиңел булмаган. «Узган елның аномаль һава шартлары республика авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә тискәре чагылыш тапты, - дип билгеләп үтте Наил Залаков, - ел нәтиҗәләре буенча, хуҗалыкларның барлык категорияләрен исәпкә алып, тулаем продукция күләме 2020 елның шушы чорына карата 19,9%ка кимеде һәм 237,2 млрд. сум тәшкил итте».

Быел, министр урынбасары сүзләренә караганда, агросәнәгать комплексы алдында конкуренциягә сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү  һәм тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгын арттыру буенча җитди бурыч тора. 2022 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, фараз буенча, 2021 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 110 % тәшкил итәргә тиеш.

Уңайсыз һава шартларына карамастан, узган ел 2,3 млн. тонна ашлык җыеп алынган. 2022 ел уңышы өчен 479 мең га мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчелгән (шулардан 368 мең га көзге бодай, 103 мең га көзге арыш). «Кышлату тулаем алганда уңай бара, - диде Наил Залаков, - уҗымнарның һәлак булу куркынычы зур мәйданнарда түгел». Бүгенге көндә авыл кешеләре язгы кыр эшләренә актив әзерләнә.

Узган ел барлык төр хуҗалыкларда сөт җитештерү 1 млн. 958 мең тонна тәшкил иткән, бер сыердан 6601 кг сөт савылган. Тере үлчәмдә 539 мең тонна терлек һәм кош-корт,   1 млрд. 504 млн. данә йомырка  җитештерелгән.

Соңгы 5 елда терлекчелек объектларын төзүгә 91 млрд. сум акча кертелгән, шул исәптән сөт терлекчелегендә 59 мең башка яңа терлек асрау урыны булдырылган, 117 мең башка исәпләнгән 1178 сыер абзарына капиталь ремонт ясалган.

2021 елда 14,6 мең башка исәпләнгән 20 яңа сөт фермасы һәм комплекслар файдалануга тапшырылган. Бу елына өстәмә 40 мең тонна сөт алырга мөмкинлек бирде. 2022 елда тагын 17 мең башка исәпләнгән 20 яңа сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылачак.

АПКның техник базасын яңартуга килгәндә, узган ел бюджеттан бу нисбәттән 1,8 млрд. сум бүлеп бирелгән, 4,8 мең берәмлек техника яңартылган. 2022 елда Дәүләт программасын үтәү кысаларында техника паркы 250 трактор, 110 ашлык җыю һәм 25 азык җыю комбайны белән яңартылачак.

Республикада кече хуҗалыкларга зур игътибар бирелә. Бүген республикада 470 меңнән артык шәхси хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 300дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли. Ел саен шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 2 млрд. сумнан артык грант һәм субсидияләр бүлеп бирелә.

 Узган ел «Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү» программасы буенча 20 КФХ җиңүче дип табылган һәм аларга 316 млн. сум күләмендә бюджет ярдәме билгеләнгән. «Агростартап» программасы буенча 60 җиңүче билгеләнгән, гомум грант акчалары 161 млн. сум тәшкил иткән.

 Наил Залаков азык-төлек продуктларына бәяләр үсешен тоткарлау өчен күрелә торган чараларга аерым тукталды.  Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бу мәсьәләдә зур ярдәм булган. Аерым алганда, яшелчәләргә бәяләр 48%ка, йомырка һәм сырларга - 30%тан артыкка, шикәр комына - 10%ка кимегән. Ярминкәләрдә барысы 1,9 млн. сумлык продукция сатылган.

Утырышта чыгыш ясаган Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов быелгы һава шартлары катлаулы булган чорда министрлыкның эшен югары бәяләде һәм республикада уҗымнарның торышы яхшы, ә аграрийлар язгы кыр эшләренә актив әзерләнәләр, дип билгеләп үтте.

Бүген парламентарийлар комитет утырышында республиканың Баш ветеринария идарәсенең узган елгы эшенә йомгаклар ясады.

«Бу мәсьәлә көн тәртибенә очраклы рәвештә генә кертелмәде, быелның беренче кварталында Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышын уздыру, анда хайваннар тоту өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында федераль закон һәм республика законы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсен карау планлаштырыла, - дип мәгълүмат бирде коллегаларына Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев. - Күптән түгел булып узган коллегиядә хуҗасыз хайваннарны тоту мәсьәләсе шулай ук күтәрелде».

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы федераль закон үз көченә кергәннән бирле шактый проблемалар һәм сораулар барлыкка килгән. «Шуңа бәйле рәвештә 2021 елның маенда Дәүләт Советына ветеринария идарәсе тарафыннан йорт хайваннарын мәҗбүри теркәүне алып бару өлешендә хайваннар белән эш итү законнарын үзгәртү, шулай ук торак биналарда (фатирларда һәм шәхси йортларда) йорт хайваннарын тотуның яңа таләпләрен раслау буенча тәкъдимнәр җибәрелде. Әлеге тәкъдимнәр Дәүләт Думасына җибәрелгән мөрәҗәгатькә кертелде», - дип сөйләде ведомство башлыгы.

«Күзәтүчесез терлекләр өчен приютлар мәсьәләсе шактый катлаулы, хәзерге вакытта республикада 19 приют эшли, - дип билгеләп үтте Алмаз Хисаметдинов, - республиканың өч шәһәрендә (Әлмәт, Түбән Кама һәм Яр Чаллы) 400 урынга кадәр киңәю мөмкинлеге булган 250 урынга исәпләнгән хайваннар өчен приютлар төзү планлаштырыла. Җир кишәрлекләре билгеләнде, бер типтагы приютлар төзү өчен проект-смета документациясе әзерләнә башлады».

"Күзәтчелексез хайваннар, бигрәк тә этләр белән вәзгыять күп кенә төбәкләрне борчый, - дип басым ясады Азат Хамаев, - этләр өлкәннәргә һәм балаларга һөҗүм итә, фаҗигале очраклар да бар. Эш законнар буенча да, норматив-хокукый актларны тәртипкә китерү буенча да зур булачак».

Профильле комитет тарафыннан беренче укылышта җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законы проекты әзерләнгән. Документ шулай ук бүген комитет утырышында да каралды. Закон проекты федераль законнардагы үзгәрешләргә һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен норматив-хокукый җайга салуның нәтиҗәлелеген камилләштерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән. Аерым алганда, агымдагы елның 1 гыйнварыннан эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү тәртибе үзгәргән.

Әлеге үзгәрешләрне исәпкә алып, шул исәптән мәсьәләләрнең бер өлешен федераль дәрәҗәгә күчү белән бәйле рәвештә, «Җир асты байлыклары турында» 1992 елның 25 декабрендәге 1722-XII номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү урынына, закон проекты яңа закон актында җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләрен бер үк вакытта җайга салып, аны үз көчен югалткан дип тануны күздә тота.

Закон проекты белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләрен, җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукы бирү нигезләрен, региональ дәүләт геологик контроль (күзәтчелек) үткәрүнең гомуми мәсьәләләрен регламентацияләү, шулай ук җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлегеннән аукцион нәтиҗәләре буенча яки аукцион үткәрмичә файдалану хокукын бирү карала.

«Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы законын кабул итү федераль законнарга кертелгән үзгәрешләрне Татарстан Республикасы законнарында чагылдырырга һәм республика территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалануны гамәлгә ашыруның хокукый нигезләрен регламентацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International