Дәүләт Советында 25 ел эчендә Татарстанда Җир Хартиясен тормышка ашыруга йомгаклар ясалды

2026 елның 8 июне, дүшәмбе, 15:20

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстанда узган 25 ел эчендә Җир Хартиясе принципларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев чыгыш ясады.

Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, егерме биш ел элек, 2001 елның апрелендә, Татарстан Дәүләт Советы, дөньяда беренчеләрдән булып,  гомумкешелек кыйммәтләренә яңа караш формалаштыруга юнәлдерелгән халыкара документ – Җир Хартиясе принципларын гамәли куллану һәм гамәлгә ашыру буенча карар кабул итте.

«Татарстан өчен бу стратегик сайлау булды, – дип сөйләде Азат Хамаев. – Без табигатькә һәм кеше хокукларына хөрмәт күрсәтмичә икътисадый үсеш һәм мәдәниятне саклау мөмкин түгеллеген аңладык. Җир Хартиясе – планетабызның киләчәге өчен гомуми борчылуны чагылдыра торган документ, аның максаты табигатьне саклау һәм кешелекнең исән калуын һәм үсешен тәэмин итү өчен барлык халыкларны берләштерү».

Шуннан бирле, депутат әйтүенчә,  әлеге чирек гасыр эчендә Татарстанда Хартиянең төп принцибы – әйләнә-тирә мохиткә зыян салуны булдырмау эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла. «Әлеге алым кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләсәк, беренче чиратта әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча Россиядә иң заманча территориаль системаларның берсен булдыруны билгеләп үтәргә кирәк, – дип басым ясады  Азат Хамаев. – Ул атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясен, 8 стационар экоаналитик лабораторияне, 6 күчмә лабораторияне һәм 25 елдан артык Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына мониторинг алып баручы «Фламинго» экологик-аналитик судносын үз эченә ала».

Атмосфера һавасының торышын мониторинглау нәтиҗәсендә бүген республикада яшәүче һәр кеше реаль вакыт режимында «Татарстанның Экологик картасы»нда һаваның сыйфатын күзәтә ала. Моннан тыш, Татарстан предприятиеләре атмосфера һавасына пычрата торган матдәләр чыгаруны киметү максатларында җитештерү куәтләрен модернизацияләделәр, газ чистарту җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясадылар, пычраткыч матдәләр чыгаруны чистарту системаларын оптимальләштерделәр.

«Нәтиҗәләр үзләре сөйли, – дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Азат Хамаев. – Республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы утыз елда республикада атмосфера һавасына пычрата торган матдәләр чыгару күләме ике мәртәбә кимегән – 1994 елдагы 859 мең тоннадан 2024 елга 419 мең тоннага кадәр».

Татарстан Республикасы Җир Хартиясе принциплары нигезендә сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван төрләре популяциясен саклап калуга һәм торгызуга юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырыла. 2025 елның мартында Казанда Ак барсны өйрәнү һәм саклау буенча халыкара конференция узды. Ул әлеге ерткыч яши торган 12 илдән һәм Россиянең 11 төбәгеннән вәкилләр җыйды. Республикада Идел-Кама территориясендә дала лачыны популяциясен торгызу проекты өченче ел гамәлгә ашырыла. Бу кош Татарстанда 1974 елдан бирле оя кормаган булган, бүген ул кайта.

«Республикада экологик агартуга аерым игътибар бирелә, – диде Азат Хамаев. – Татарстан Рәисе кушуы буенча республика мәктәп укучыларын әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту буенча гамәли эшкә җәлеп итү буенча 2014 елдан башлап «Мәктәп экопатруле» конкурсы гамәлгә ашырыла, аны үткәрү вакытында укучыларның әйтүе буенча 55 меңнән артык хокук бозу очрагы бетерелгән. Барлыгы 239 тонна батарея җыелган һәм утильләштерүгә җибәрелгән. Ә «Россия суы» акциясендә алты ел эчендә ике миллионга якын кеше катнашты – алар 59 мең чакрым ярны чистарттылар».

Әлеге үзгәрешләрнең финанс нигезе, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе әйтүенчә, шулай ук Хартия принципларын тормышка ашыру үрнәге. 25 ел эчендә барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан табигатьне саклау чараларына 45 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән, шуның яртысы – федераль акчалар. 2019 елдан Татарстан федераль программаларда, шул исәптән «Экология» һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектларында актив катнаша.

«Безнең төп казанышыбыз – экологик түләүләрне «буяу» системасы, анда тискәре йогынтыдан, файдалы казылмалар чыгаруга салымнан һәм табигатьне саклау законнарын бозган өчен штрафлардан кергән акчалар җирле бюджетларга керә һәм муниципалитетлар тарафыннан турыдан-туры әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны бетерүгә юнәлтелә, «табигать - икътисад-табигать», – дип сөйләде Азат Хамаев. – Татарстанда 2012 елдан Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган әлеге практика федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде һәм 2022 елдан Россия Федерациясенең барлык субъектлары тарафыннан табигатьне саклау чаралары планнары эшләнә».

Чыгышының азагында парламентарий билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында Җир Хартиясе турындагы карарны кабул итүнең башлангычында республиканың беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасының беренче экология һәм табигый байлыклар министры Анатолий Щеповских, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, ул вакытта Дәүләт Советының Экологик иминлек, җир реформасы, табигать ресурслары һәм табигатьтән файдалану даими комиссиясе рәисе Азат Хамаев торган.

«25 ел элек Татарстан Җир Хартиясенең тотрыклы үсеше һәм принциплары файдасына сайлау ясады. Бүген без бу сайлауның тулысынча дөрес булуын күрәбез. Без табигатьне саклап кына калмыйбыз – без дәүләт, бизнес һәм халык арасында экологик җаваплылык бүленгән, мәгълүмат ачык, контроль нәтиҗәле, ә иң мөһиме – нәтиҗә булган система булдырдык», – дип басым ясады Азат Хамаев.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International