Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турында закон кабул ителде

2026 елның 8 июне, дүшәмбе, 14:34

Бүген Дәүләт Советы утырышында Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен җайга салу турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.  

Закон Ватанны саклаганда һәлак булганнар турында истәлекне мәңгеләштерү рәвешләре, әлеге өлкәдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкаләтләре билгеләнә.

Законда яшьләрдә илебез тарихына һәм туган як тарихына карата хөрмәт, илебез һәм Татарстан Республикасы өчен горурлык тәрбияләү, тарихның буыннан буынга тапшырылуын саклап калу, һәлак булган Ватанны саклаучылар батырлыкларын, каһарманлыгын һәм кыюлыгын пропагандалау максатларында Ватанны саклаганда һәлак булганнар турында истәлекне мәңгеләштерү өлкәсендә агарту мәсьәләләренә аерым мөһим урын бирелә.

Законның гамәлдә булу көчен шулай ук махсус хәрби операция барышында бурычлар үтәгәндә алынган яралардан, контузияләрдән, гарипләнүләрдән яисә авырулардан һәлак булганнар һәм вафат булганнар турында истәлекне мәңгеләштерүгә дә тарату тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Хәтер китабын алып бару һәм саклау тәртибен раслау мәсьәләләрен аерым статья белән җайга салу тәкъдим ителә. Законны гамәлгә ашыруны финанслау Татарстан Республикасы бюджетында каралган акчалар чикләрендә гамәлгә ашырылачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International