Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты каршындагы Экспертлар советы утырышы булды

2022 елның 1 феврале, сишәмбе, 17:20

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы узды.  Чарада профильле комитетның алдагы утырышы барышында каралачак мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Утырышны Эксперт советы рәисе урынбасары Айнур Галимов үткәрде.

Комитет утырышында Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлеге эше турындагы докладны тыңларга планлаштырыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән җәмәгать судьясы вазыйфасына кандидатураны карарга ниятлиләр.

Көн тәртибендәге барлык тәкъдим ителгән мәсьәләләр Эксперт советы әгъзалары тарафыннан хупланды һәм профильле комитет утырышында карауга тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International