Кече эшкуарлыкка һәм үзмәшгуль гражданнарга ярдәм чаралары каралды

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе, 15:21

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының һәм Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының уртак күчмә утырышы узды. Депутатлар үзмәшгульләргә һәм эшкуарларга дәүләт ярдәме мәсьәләләрен карады, Хисап палатасының сәнәгать мәйданчыклары аудиты нәтиҗәләре һәм балалар приютларының финанс эшчәнлеген тикшерү буенча хисапларын тыңладылар.

Утырышның көн тәртибенә беренче мәсьәлә буларак, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә сыналган яңа салым режимы үзенең нәтиҗәлелеген раслаган. "Тәҗрибә күрсәткәнчә, гражданнар программага актив кушылды, - диде ул. - Шул ук вакытта закон белән җайга салуны таләп итә торган кайбер проблемалар да ачыкланды". Аерым алганда, комитет җитәкчесе фикеренчә, үз-үзләренә эшләүчеләрнең эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтергә, ярдәм чараларын билгеләгәндә кайбер таләпләрне яңадан карарга кирәк.

ТР Дәүләт Советы һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының республикада үзмәшгульләр институтын үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында мәгълүматны ТПП рәисенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Карпухин тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, 2019 елда Сәүдә-сәнәгать палатасында үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү үзәге булдырылган, ул анализ ясау, гамәли һәм хокукый рекомендацияләр эшләп чыгару белән шөгыльләнә.

2022 елның 1 гыйнварына Татарстанда 169 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән, шуларның 70 процентының теркәлүгә кадәр эшкуарлык эшчәнлегеннән керемнәре булмаган. Шунысы кызык, Татарстанда үзмәшгульләр сыйфатында башка төбәкләрдә яшәүче 17 мең кеше дә теркәлде, дип белдерде Сергей Карпухин. 3 ел эчендә республиканың  үзмәшгуль гражданнары 61,5 млрд сум күләмендә гомуми керем алдылар һәм 1,3 млрд сумнан артык салым түләделәр, шул исәптән республика бюджетына - 844 млн сум. Елдан-ел үзмәшгульнең салым базасы арта: 2019 елда - 63,6 мең сум булса, 2020 елда - 162,8 мең сум һәм 2021 ел нәтиҗәләре буенча - 240,3 мең сум.

Үз-үзләренә эшләүчеләр режимын үстерүгә комачаулаучы төп факторлар арасында докладчы пенсия гарантияләренең булмавын һәм мәҗбүри маркировкага тиешле товарларны җитештерүне һәм сатуны тыюны атады. Ул депутатларга Сәүдә-сәнәгать палатасы тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итте: югарыда әйтелгән тыюны алу; үзмәшгульләр тарафыннан чыгарылган товарларны маркировкадан азат итү; үзмәшгуль булган елларны гомуми хезмәт стажына кертү һәм  салымнарның яртысын пенсия фондына күчерү мөмкинлеген карау.

ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев ведомство тарафыннан  үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр режимын үстерү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. Министрлыкта төзелгән үзмәшгульләрне үстерүгә ярдәм итү үзәге, аның әйтүенчә, даими рәвештә грантлар һәм субсидияләр рәвешендә финанс ярдәме алу өчен үз-үзләренә эшләүчеләрдән гаризалар җыя, үзебезнең ил маркетплейсында үзмәшгульләрнең шәхси кабинетларны теркәүгә һәм аларның продукциясен алга җибәрүгә ярдәм итә, үз-үзләренә эшләүчеләрне укыту белән шөгыльләнә.

Салым органнары белән үзмәшгульләрнең үзара мөнәсәбәтләре турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилә Нәбиуллина мәгълүмат бирде.

Бу нисбәттән фикер алуда катнашучы парламент комитетлары җитәкчеләре Леонид Якунин һәм Лотфулла Шәфигуллин, депутатлар Марат Галиев, Ринат Гайзатуллин, Камил Нугаев, Артур Абдульзянов, Роман Мугерман, Альмир Михеев, Алсу Нәбиева һәм ТР ССП Советы рәисе Шамил Агеев, республикада үзмәшгульләр режимын үстерү нәтиҗәләрен уңай бәяләп, гражданнарның эшлекле активлыгын күтәрү өчен шартларны яхшырту буенча тәкъдимнәр әйттеләр.

ТР Хисап палатасының ТР территориясендә 2019-2020 елларда һәм 2021 елның узган чорында индустриаль (сәнәгать) паркларны һәм сәнәгать мәйданчыкларын төзүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген аудит нәтиҗәләре турында хисабын Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәрәков тәкъдим итте.

Хәзерге вакытта республиканың 37 муниципаль берәмлегендә 89 индустриаль (сәнәгать) парк һәм мәйданчык эшләп килә. Мондый мәйданчыклар Аксубай, Әтнә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мөслим, Нурлат, Питрәч һәм Чирмешән муниципаль районнарында гына юк.

Паркларда һәм мәйданчыкларда 1 539 резидент эшчәнлек алып бара. Резидентлар санының арту темпы соңгы өч елда акрынайган (2018 елда 115 резидентка үсеш күзәтелә, 2019 елда - 32 резидент, 2020 елда - 23 резидент). Парклар һәм мәйданчыклар эшчәнлеге күрсәткечләре ел саен арта барса да (эш урыннары төзегән резидентлар саны, дәүләт ярдәме чараларының тулаем кереме, уртача саны һәм хезмәт хакы) 2020 елда салым түләүләре күләме 2019 ел белән чагыштырганда 21 %ка кимүе күзәтелә.

Депутатлар Леонид Якунин, Марат Галиев һәм Олег Коробченко сәнәгать мәйданчыкларын үстерү буенча үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен ирештерде.

Депутатлар Хисап палатасының үзмәшгульлекне үстерү турында мәгълүматын исәпкә алды.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International