Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе, 17:10

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда Россия юристлары ассоциациясенең республика бүлеге эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырышны профиль комитеты урынбасары Александр Чубаров алып барды.

Утырыш башында катнашучылар Казан шәһәре Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьясы вазыйфасына Алексей Харьков кандидатурасын хуплады.

2021 елда Россия юристлары ассоциациясе Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Тимур Какохо сөйләде. Гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү Россия юристлары ассоциациясенең республика бүлекчәсе эшенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. “Кварталга бер тапкыр Россия күләмендә  бушлай юридик ярдәм көннәре үткәрелә, - дип аңлатты ведомство җитәкчесе, - 250дән артык белгеч халыкны “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең 52 җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, шулай ук бушлай юридик ярдәм үзәгендә консультацияли. Узган ел 1422 граждан беренчел хокукый ярдәмне алды».

2021 елда “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге ТР Адвокатлар палатасы белән берлектә "кайнар линия"ләр оештырган. Халыкның, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләренең беренчел хокукый консультацияләре уздырылган. Барлыгы 605 кеше түләүсез юридик ярдәм алган.

Хокукый агарту җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә һәм "кайнар линия" телефон аша гына түгел, үсеп килүче буын арасында да алып барыла. “Хокук мәктәбе” региональ проекты кысаларында Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлеге каршындагы яшь юристлар советы составыннан лекторлар әзерлиләр, алар мәктәп укучылары өчен дәресләр үткәрәләр.

Комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров республика халкын хокукый агартуның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте. Ул килгән мөрәҗәгатьләрнең санын исәпкә алуны гына алып барырга түгел, ә ул сорауларның характерын да анализларга киңәш итте. "Халыкны конкрет нәрсә борчыганын аңларга, темалар буенча мөрәҗәгатьләр мониторингы үткәрергә кирәк", - дип өстәде Андрей Чубаров.

 «Россия юристлары ассоциациясе» төбәк оешмасы җитәкчесе Тимур Какохоның мәгълүматын тыңлаганнан соң, комитет республика шәһәрләрендә һәм районнарында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәргә киңәш итте. Шулай ук гражданнарны хокукый агарту эшен дәвам итәргә һәм югары уку йортлары студентларын иҗтимагый-сәяси эшчәнлеккә актив җәлеп итәргә кирәк дигән фикер белдерелде.

Утырышта башка мәсьәләләр дә, шулай ук кайбер федераль закон проектлары да каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International