«Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» темасына парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә узачак

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе, 15:18

Бүген Дәүләт Советында тарих, җәмгыять белеме һәм хокук укытучылары, депутатлар өчен видеоэлемтә режимында узган семинар кысаларында «Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына парламент дәресләренә старт бирелде. Әлеге чарада педагоглар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре дәресне уздыру тематикасы һәм методикасы турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Парламент дәресе - Дәүләт Советының, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты - быел республика мәктәпләрендә ундүртенче тапкыр узачак.

«Унөч ел эчендә бу проект парламентарийларның укучылар белән аралашуы өчен яхшы мәйданчык булды, - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин семинарда катнашучыларга видеосәламләү сүзе белән мөрәҗәгатендә, - дәресләр ел саен уңай кайтаваз ала. Димәк, "мәктәп укучысы-депутат" форматында тотрыклы коммуникация чыннан да кирәкле һәм киләчәктә яхшы перспективаларга ия. Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәгариф үсеше институтына, мәктәп директорларына һәм укытучыларына, методик ярдәмлекләр эшләүчеләргә, депутатларга проектны зур хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Быел парламент дәресе темасы Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән бәйле булып Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышланган. 1992 елның 6 ноябрендә безнең парламент ил субъектлары арасында беренчеләрдән булып яңа Төп Закон өчен тавыш биргән иде.

Конституция, һичшиксез, гражданлык хокукларының һәм ирекләренең ышанычлы гарантиясе булып хезмәт итә, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, һәм Төп законны  вакытлар узу белән төрле социаль-сәяси факторлар йогынтысында үзгәрергә мөмкин булган тере документ, дип искәртте. "Дөньяда үзгәрешләр кичермәгән конституцияләр калмады диярлек, бигрәк тә соңгы егерме ел эчендә", - диде парламент башлыгы һәм хәзерге вакытта республика парламенты тарафыннан "илнең яңартылган Конституциясе һәм аның үсеше өчен кабул ителә торган законнар нигезләмәләрен имплементацияләү буенча җитди планлы эш" алып барыла, дип хәбәр итте.

“Бүген “Парламент дәресе” - гражданлык җәмгыятен үстерүдә парламентаризмның роле турында төрле яшьтәге мәктәп укучылары арасында белемнәрне популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы, - дип басым ясады республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, укытучылар бергәлегенә мөрәҗәгать итеп, - Татарстан мәктәпләрендә тарихны, җәмгыять белемен һәм хокукны тирәнтен өйрәнүнең яхшы традицияләре бар”.

Семинар кысаларында педагоглар алдында докладлар белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Марат Сөнгатуллин чыгыш ясады, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе урынбасары Эльмира Мостафина сәламләү сүзе белән чыкты.

Сәрия Сабурская Төп законда һәм башка хокукый актларда беркетелгән гражданның төп хокукларын һәм ирекләрен җентекләп анализлады. Ул кеше хокукларын яклау механизмнарында аерым басым ясады. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, РФ һәм ТР Конституцияләрендә кеше хокукларын хөрмәт итү идеясе төгәл үткәрелгән, ә кеше - дәүләт һәм бөтен җәмгыять өчен төп кыйммәт, төп һәм нигез булып тора. "Шул ук вакытта бер кешенең иреге башка кеше иреге башланган урында беткәнен дә истә тотарга кирәк", - дип искәртте Сария Сабурская.

 “Татарстан Республикасы Конституциясе: төшенчә, хокукый актлар системасындагы урын, структура һәм эчтәлек” дигән лекциядә Марат Сөнгатуллин Төп Канунның хокукый төшенчәләренә тукталды. 

Аннары укытучылар парламент дәресләрен үткәрү буенча педагогик тәҗрибәләр белән уртаклаштылар, үзләренең методик эшләнмәләре белән уртаклаштылар. Яр Чаллы шәһәренең 35 нче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Александр Альменеевның һәм Казан шәһәренең Мәскәү районы 2 нче лицей-интернаты Айдар Гайнетдиновның тәҗрибәләре кызыклы һәм уңышлы дип танылды.

Парламент дәресләре февраль-март айларында узачак, аның кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре (рәсемнәр, иншалар, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары) конкурслары уздырыла. Быел, Дәүләт Советы депутаты, парламент дәресен оештыру һәм уздыру буенча эш төркеме җитәкчесе Римма Ратникова сөйләвенчә, мәктәп укучылары өчен беренче тапкыр социаль челтәрләрдә парламент дәресе турында иң яхшы медиаконтентка конкурс үткәрелә. Бәйгегә нәтиҗәләр апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы парламентта узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International