Округларда депутатлар атнасы

2022 елның 4 феврале, җомга, 11:03

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, паллиатив ярдәм оештыру турында фикер алыштылар.

1 февральдә Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудермәтова Кама Тамагы районында булды. Депутат Тәмте авылындагы гражданнар җыенында катнашты. Халык белән очрашуда узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм 2022 елга планнар каралды. Сорауларның бер өлеше дәүләт ярдәме чараларына багышланган иде. «Банк ярдәменең төп чараларына килгәндә, 2021 елда районның 17 гаиләсе авыл ипотекасы ярдәмендә яшәү шартларын яхшырта алды, - дип билгеләп үтте Ләлә Кудермәтова, - фермерлар үз продукцияләрен  "Свое Родное" маркетплейс аша сату мөмкинлегенә ирештеләр». Шул ук көнне өч дәрәҗәдәге бердәмроссияле депутатлар (Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы һәм Кама Тамагы районы советы) арасында социаль-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча килешү имзаланды.

1 февральдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач районында гражданнарны кабул итте. Барлык килгән мәсьәләләрне хәл итүне депутат шәхси контроленә алды. Аерым алганда, Смәил авыл җирлеге башлыгы Шеңшеңәр һәм Арбор торак пунктлары арасында юлны төзекләндерү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте, ул Ор, Смәил, Сизнер, Мельничная һәм Чепья авыллары аша уза. Бу юлдан Чепья авылы һәм Смәил авылы автобусларының мәктәп маршрутлары уза, аларда 346 һәм 113 бала укый.

28-29 гыйнварда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев эш сәфәре белән Азнакай районында булды, анда ул Сәпәй авыл җирлегендә гражданнар җыенында катнашты. Очрашуда юлларны төзекләндерү, чишмәләрне төзекләндерү, интернет эшенең сыйфаты, шулай ук маршрут автобусларын яңарту мәсьәләләре күтәрелде.

27 гыйнварда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев Теләче районы Айдар авылында гражданнар җыенында катнашты. Халык белән очрашу яңартылган Мәдәният йортында узды, анда төзекләндерү эшләре республика программасы кысаларында башкарылды.

Бу атнада Татарстан районнарында “Бердәм Россия”нең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә тематик чаралар узды. 3 февральдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат районында социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн кабул итүдә катнашты. Депутат пенсия һәм социаль тәэминат белән бәйле мәсьәләләрне вакытында хәбәр итү һәм аңлатуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Шул ук көнне Людмила Рыбакова шәхси кабул итү үткәрде. Нурлат депутатына шәхси һәм коллектив характердагы биш мөрәҗәгать килгән. "Кешеләр тәкъдимнәр белән дә чыга. Минемчә, бу бик мөһим. Нурлатлылардан кергән барлык сораулар эшкә алынды. Сорауларның бер өлеше уңай хәл ителер дип уйлыйм ", - диде Людмила Рыбакова.

2 февральдә Казан хосписында паллиатив ярдәм оештыру буенча түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл РФ Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезовның Татарстанга эш сәфәре кысаларында оештырылган иде.

«Без үзебезгә мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм итәргә тырышабыз. Хосписка салу мөмкинлеге булмаса, пациентлар янына күчмә хезмәт белгечләре килә, - дип сөйләде Дәүләт Советы депутаты, Анжела Вавилова исемендәге Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов хоспис эше турында, - республика районнарында без грантлар акчасына ачкан алты паллиатив кабинет эшли. Февральдә тагын икене ачарга ниятләп торабыз. Татарстанда, хәзерге вакытта  өлкәннәр өчен төзелеп ятучы хоспистан тыш,  республиканың Кама аръягында һәм көньягында да хоспислар төзелгән очракта, паллиатив ярдәм күрсәтү проблемасы кискен тормас иде ".

Владимир Вавилов фикеренчә, Россиянең һәр төбәгендә бер генә хоспис булса да кирәк, һәм бу сорау федераль дәрәҗәдә системалы хәл итүне таләп итә. Ул шулай ук Дмитрий Хубезовка  Дәүләт Думасында паллиатив буенча эшче төркем төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, чөнки ярдәм күрсәтүнең күп кенә пунктлары буенча закон чыгаручылар ярдәме кирәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International