Федераль закон проектын әзерләү буенча эш төркеменең беренче утырышы булды

2022 елның 8 феврале, сишәмбе, 17:42

Бүген Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты каршында төзелгән матди булмаган мәдәни мирас турында федераль закон проектын әзерләү буенча эшче төркемнең беренче утырышы булды. Утырыш эшендә Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, федераль закон проектын эшләү буенча эш төркеме әгъзасы Людмила Рыбакова катнашты. Утырыш видео-конференц-элемтә режимында узды.

Федераль закон проектын кабул итү кирәклеге турында беренче тапкыр Федерация Советы Ярославльдә үткәргән «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» VIII Парламент форумында сүз барды. Форумда катнашкан депутат Людмила Рыбакова коллегаларына 2017 елда кабул ителгән матди булмаган мәдәни мирас турында республика законы турында сөйләде. Ул Дәүләт Советы тарафыннан экспертлар советы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм республика хакимиятенең башкарма органнары катнашында эшләнде һәм киләчәк федераль закон нигезенә ятты.

Бүген утырышта эш төркеме әгъзалары закон проектының төп нигезләмәләре, аның структурасы, төшенчәләр турында фикер алыштылар. Людмила Рыбакова федераль закон проектына үз тәкъдимнәрен кертте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International