Дәүләт Советында язгы сессия ачылды

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 10:16

Бүген иртәнге сәгать 10да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы ачылды, ул – агымдагы  елның язгы сессиясе кысаларында уздырыла торган беренче утырыш. 

Егерме тугызынчы утырышның көн тәртибенә, Президиум карары нигезендә, 20 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 3 республика закон проекты, 11 федераль закон проекты һәм Владимир өлкәсе Закон чыгару Җыенының РФ Хөкүмәте Рәисенә мөрәҗәгате.

Утырышның төп мәсьәләләренең берсе, һичшиксез, "Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" федераль закон проектына төзәтмәләр пакетын карау булачак. Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем төзелгщн иде. Төзәтмәләр өстендә эшләүдә закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, җирле үзидарәнең барлык дәрәҗәләре вәкилләре һәм галимнәр катнашты.

Бүген беренче укылышта җирле үзидарә турындагы, шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары каралачак.

Егерме тугызынчы утырышның көн тәртибенә 2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад кертелгән. "Хөкүмәт сәгате" кысаларында депутатлар Татарстан Республикасында Дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан "ТР Хисап палатасы турында" ТР Кануны нигезендә Дәүләт Советының "ТР Хисап палатасына йөкләмә турында" карары проекты әзерләнде. Хисап палатасына халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән ТР бюджеты акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелегенә аудит уздыруны, шул исәптән инвалидларны эшкә урнаштырганда  курелщ торган оештыру чараларын да, шулай ук 2019 - 2021 елларда урта һөнәри белем системасын үстерүгә бүлеп бирелгән ТР бюджеты акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелегенә аудит уздыруны йөкләргә тәкъдим ителә.

Профильле комитетлар рәисе көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 28 мәсьәләне үз эченә алды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2. «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 40361-8 номерлы федераль закон проектына төзәтмәләр хакында.

3. 2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында доклад.

4. Хөкүмәт сәгате: «2030 елга кадәр Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында».

5. «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 264-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» 259-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 269-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасы Җир кодексының 9 статьясына һәм «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 һәм 2 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 270-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 265-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 267-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» 271-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмә турында.

13. «Россия Федерациясе тимер юл транспорты уставы» Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 43217-8 номерлы федераль закон проекты хакында («йөрт һәм түлә» шартларында тимер юл транспортында йөртүгә шартнамәләр төзү турында).

14. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.171 статьясына үзгәреш кертү хакында» 28683-8 номерлы федераль закон проекты турында (алкоголь продукциясен һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә административ җаваплылыкны төгәлләштерү хакында).

15. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 41446-8 номерлы федераль закон проекты турында (йорт хайваннарын тоту таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләү максатларында).

16. «Көнкүреш билгеләнешендәге пиротехник эшләнмәләрне куллану куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 46601-8 номерлы федераль закон проекты хакында.

17. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 51079-8 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт оборона заказы буенча продукция бәясе хакында тәкъдим һәм аны җитештерү чыгымнары турында мәгълүмат бирмәгән өчен җаваплылык билгеләү хакында).

18. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 42172-8 номерлы федераль закон проекты турында (кече һәм урта эшкуарлык субъектларына административ җәза билгеләүне камилләштерү өлешендә).

19. «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасына гомуми белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга чыгымнарны финанслашу өлешендә үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Владимир өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең мөрәҗәгате хакында.

20. «Пычраткыч матдәләр калдыкларын квоталау буенча тәҗрибә үткәрү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына атмосфера һавасын пычратуны киметү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 45652-8 номерлы федераль закон проекты хакында (федераль башкарма хакимият органнары вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә).

21. «Этил спирты, алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 555-8 номерлы федераль закон проекты хакында (алкоголь продукциясен ваклап сатуны гамәлгә ашыручы оешмаларга шушы продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми торган территорияләр чикләрен билгеләү турында хәбәр итү тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

22. «Конкуренцияне яклау турында» Федераль законның 19 статьясына үзгәреш кертү хакында» 57343-8 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт преференцияләре һәм муниципаль преференцияләр бирү максатлары өлешендә).

23. «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча тәҗрибә үткәрү турында» Федераль законның 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 43000-8 номерлы федераль закон проекты турында (салым органында һөнәри керемгә салым түләүче буларак исәпкә куелу тәртибен камилләштерү хакында).

24. «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1794 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 48712-8 номерлы федераль закон проекты хакында (шәһәр рельслы транспорт инфраструктурасын модернизацияләү эшләрен финанслау чыганагы белән тәэмин итү юлы ярдәмендә шәһәр рельслы транспорт инфраструктурасын яңартуны һәм үстерүне кызыксындыру өлешендә).

25. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 83 статьясына һәм икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 48750-8 номерлы федераль закон проекты хакында (UEFA Чемпионнар лигасының финал матчын әзерләүгә һәм үткәрүгә бәйле рәвештә салым ташламаларын билгеләү турында).

26. «Чечен Республикасы Грозный шәһәренең район судлары исемнәрен алмаштыру турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чечен Республикасы Парламенты закон чыгару инициативасы хакында.

27. «Ветеринария турында» Россия Федерациясе Законының 19 статьясына үзгәреш кертү хакында» 50918-8 номерлы федераль закон проекты турында (хайваннарның аеруча куркыныч авырулары чыганакларын юк иткәндә хайваннарны һәм (яисә) терлекчелек продукциясен тартып алу тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

28. Төрлесеннән.

Сессия эшендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International