Татарстандагы илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга агымдагы елда 30 млрд. сум юнәлдереләчәк

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 09:56

Бүген Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы алдыннан узган “Бердәм Россия” фракциясенең һәм “Татарстан - яңа гасыр” депутат төркеменең берләштерелгән утырышында Татарстанда илкүләм  проектларны гамәлгә ашыру һәм 2022 елга бурычлар турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар бакчачылык ширкәтләренә инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга бюджет субсидияләре бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

2021 елда Татарстан территориясендә 12 илкүләм проект составына керүче 46 региональ проект гамәлгә ашырылды. Гомумән алганда, илкүләм  проектлар кысаларында чараларны финанслауга якынча 34 млрд. сум җибәрелгән.

Ел дәвамында Татарстанның барлык муниципаль районнарында социаль әһәмияткә ия объектлар төзелгән, республика учреждениеләренең һәм оешмаларының матди-техник базасы яхшырган, җиһазлар сатып алынган, эшкуарларга ярдәм чаралары күрсәтелгән, социаль түләүләр һәм башка чаралар күрелгән. «Республикада барлыгы 555 капиталь төзелеш һәм юл хуҗалыгы объекты төзелде һәм ремонтланды», - дип ассызыклады Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.

Быел республикада якынча 30 млрд. сумга якын 48 региональ проект гамәлгә ашырылачак. Шулай ук ике яңа региональ проект – «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында «Яшьләргә ярдәм күрсәтү системасын үстерү (Россия яшьләре)» һәм «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» гамәлгә ашырыла башлады.

Татьяна Ларионова  илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча ул җитәкләгән республика комиссиясе эшенә аерым тукталды.

– Район комиссияләре белән берлектә чаралар үтәлешен мониторинглауны һәм объектлар буенча эшләр уздыруны өстенлекле бурычлар дип саныйбыз; илкүләм проектлар чараларында барлык дәрәҗә депутатларның катнашуы, илкүләм проектларны үтәү барышына мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм яктырту; гражданнарның кире элемтәсен тәэмин итү һәм планлаштырылган чараларны үтәүгә җәлеп итүне саныйбыз, – диде ул. Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, эшнең нәтиҗәлелеге республика Хөкүмәте, проект офисы һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы Татарстанның төп министрлыклары һәм ведомстволары белән тыгыз элемтәдән тора.

Узган елда, Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, гериатрия кабинетларында шартлар булдыру эше дәвам иткән. Әгәр өч ел дәвамында 30 кабинет оештыру планлаштырылган булса, факт буенча, хәйрия акчаларын җәлеп итү нәтиҗәсендә 72 кабинет ачылдган.

«Мәгариф»  илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республиканың Шахмат федерациясе ярдәмендә республика мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча партия проектын уңышлы гамәлгә ашыру бара. Барлыгы республикада 1000нән артык шахмат зонасы ачылган.

Шулай ук фракция утырышында парламентарийлар бакчачылык хуҗалыкларына ярдәм итү мәсьәләләрен карадылар, бигрәк тә инфраструктура челтәрләрен төзү һәм модернизацияләү өлешендә. «Соңгы биш елда республика җитәкчелеге ярдәме белән бакчачылар шактый зур ярдәм алдылар - гомумән алганда, 3 млрд. сумга якын, - дип билгеләп үтте Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин, депутатларга мөрәҗәгать итеп, - шул исәптән 270 млн. сум инфраструктур объектларны финанслауга бирелде  (электр линияләре, суүткәргеч, юллар һ.б.лар ».

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International