КПРФ фракциясе утырышы булды

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 09:23

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы булды. Анда депутатлар парламентның егерме тугызынчы утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карады.

Президиум тарафыннан көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр турында фикер алышканда, фракция әгъзалары аларның күбесен хуплавын белдерде.

Утырышта шулай ук КПРФ фракциясе депутатларын округлар буенча беркетү турында да фикер алыштылар. Моннан тыш, закон чыгару эшчәнлеген, матбугат конференцияләрен, актуаль проблемалар буенча түгәрәк өстәлләр уздыруны үз эченә алган алдагы чорга фракция эшенең календарь планы каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International