Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 11:25

Бүген җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ Татарстан Республикасы Президентына кул куюга юнәлтелгән.

Закон проекты федераль законнардагы үзгәрешләргә һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен норматив-хокукый җайга салуның нәтиҗәлелеген камилләштерү һәм арттыру зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән. Аерым алганда, быелның 1 гыйнварыннан эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү, аукционнар уздыру, файдалану хокукларын теркәү тәртибе үзгәрде.

"Үзгәрешләрнең шактый булуын исәпкә алып, шул исәптән мәсьәләләрнең бер өлешен федераль дәрәҗәгә күчү белән бәйле рәвештә, элегрәк кабул ителгән республика законы үз көчен югалткан дип тану күздә тотыла, шул ук вакытта яңа закон чыгару актында җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләрен җайга сала", - дип аңлатты ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, закон проектын тәкъдим итеп.

Закон проекты белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләрен, җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукы бирү нигезләрен, региональ дәүләт геологик контроль (күзәтчелек) үткәрүнең гомуми мәсьәләләрен регламентацияләү, шулай ук җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлегеннән аукцион нәтиҗәләре буенча яки аукцион үткәрмичә файдалану хокукын бирү карала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International