Дәүләт Советы Хисап палатасына халыкны эш белән тәэмин итү һәм һөнәри белем бирүне үстерү программаларын гамәлгә ашыруга аудит үткәрүне йөкләде

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 13:25

Дәүләт Советы Хисап палатасына 2022 елда халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсенә (инвалидларны эшкә урнаштыруда оештыру чараларын да кертеп) һәм 2019-2021 елларда урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге аудитын үткәрүне  йөкләде. Бу хакта бүген парламент утырышында билгеле булды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, әлеге йөкләмә Хисап палатасы турындагы канунның 16 һәм 26 статьялары нигезендә бирелә.

Үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре турында мәгълүмат 2022 елның IV кварталында Дәүләт Советына тәкъдим ителәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International