Дәүләт Советында «2030 елга кадәр Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында» дигән темага хөкүмәт сәгате узды

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 14:42

Парламент депутатларына Стратегияне гамәлгә ашыру турында мәгълүматны Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов тәкъдим итте.

Чыгышында ул актуаль проблемаларга тукталды. Аерым алганда, ул яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләрен билгеләде. "Әгәр 2017 елда республика икътисадында 25-29 яшьлек белгечләр өлеше 16,1% тәшкил итсә, 2020 елга нибары 13,6% кына", - дип хәбәр итте Тимур Сөләйманов.

Министр сүзләренә караганда, яшьләр үзәкләренә ихтыяҗ зур. Узган елда министрлык объектларны программалаштыру, ремонт ясау һәм идарә итүгә бердәм якын килүне тәэмин итүче мондый үзәкләр эшчәнлегенең бердәм стандартын эшләгән. Программаны гамәлгә ашыруның өч елы эчендә 13 үзәк капиталь төзекләндерелгән. Быел тагын 6 яшьләр үзәген капиталь ремонтларга ниятлиләр.

Яшьләр-яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Узган елда 7 муниципаль берәмлектә 9 бина ремонтланган. Быел 11 яшүсмерләр клубында ремонт һәм проект эшләре планлаштырылган.

«Без балаларны сәламәтләндерү лагерьларына  аерым игътибар бирәбез, - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча министр, - 3 ел дәвамында  «Җәй - балаларга» ял итү учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча президент программасы тормышка ашырыла.

2021 елда 7 балаларны савыктыру лагеренда инфраструктура яңартылган. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында капиталь ремонттан соң Яшел Үзән районында «Мирас-Наследие» лагере ачылган. Узган елның җәендә "Юнитур" лагере туристик-туган якны өйрәнү тематикасы белән яшь скаутлар өчен беренче сменаларны уздырган.

Якын киләчәктә Баулы, Әтнә, Апас, Яңа Чишмә, Саба районнары лагерьларында комплекслы яңарту, «Яшь Гвардия» спорт лагерен һәм Казанда «Искра» лагерен ремонтлау планлаштырыла. Кырым Республикасында яшь татарстанлылар ял итә алырлык 240 балага исәпләнгән ел дәвамында эшли торган лагерь ачылачак.

Гражданнарга балалар лагерьларына юлламалар өчен "кешбэк" системасы аша ярдәм итү механизмы балалары гаиләләргә җәйге ялларын оештырырга  шактый ярдәм иткән. 2021 елда 200 меңнән артык бала һәм яшүсмер җәйге  лагерьларда ял иткән. "Безнең лагерьларда шулай ук сәламәтлек мөмкинлеге чикле булган  һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар  ял итте, ә Казанның 175 нче гимназиясе укучылары (601 бала) Кара диңгез буенда ял итте".

Министр сүзләренә караганда, хәрби-патриотик клубларны үстерүгә зур игътибар бирелә. Быел «Авангард» өч укыту-методик үзәк төзү планлаштырыла.  Моны башкарып чыгу өчен Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан өстәмә рәвештә 116 млн. сум бүлеп бирелгән.

Балалар лагерьларына, яшүсмерләр клубларына, яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт ясау белән беррәттән, яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләренә капиталь ремонт ясау программасы да планлаштырылган, 305 млн. сум күләмендә. Узган елда, Үзәккә 105 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Психологик ярдәм күрсәтү буенча мондый үзәкләр барлык муниципаль районнарда да да юк, шуңа күрә яшьләр эшләре буенча министрлык яңа it-сервис - һәркем файдалана алырлык итәчәк психологик ярдәм күрсәтә торган Яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү хезмәте эшли.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны тыңлап фикер алышканнан соң, депутатлар берничә сорау бирде. Парламентарийлар яшьрнең эш шартлары, чыгарылыш укучылары арасында һөнәр сайлау, республика яшьләренә грант ярдәме күрсәтү мәсьәләләре белән кызыксынды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген депутатлар тарафыннан бирелгән сорауларны контрольдә тотарга кирәклеген билгеләп үтте.  «Яшьләр - безнең республиканың бүгенгесе һәм киләчәге», - дип басым ясады ул, - бу категориягә аерым игътибар бирергә кирәк».

Фәрит Мөхәммәтшин республикада яшь галимнәрне әзерләү һәм аларны үзебездә калдыру мәсьәләсенә игътибар юнәлтте. Моннан тыш, аның фикеренчә, авылда яшьләр белән эшне көчәйтергә кирәк.

Кабул ителгән карарда парламентарийга Стратегияне гамәлгә ашыру буенча эшне дәвам итәргә, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына яшьләр торак программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча эшне көчәйтергә, ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтергә, яшьләр мәшгульлеген камилләштерү чараларын һәм башка мәсьәләләрне эшләргә тәкъдим иттеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International