Татарстанда метанда эшләүче автомобильләргә газ салу станцияләре төзү буенча инвестиция проектларын хуплаячаклар

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 15:50

Бүген парламентарийлар җир кодексы турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын  беренче укылышта һәм тулаем кабул итте. Документны Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов тәкъдим итте.

Закон проекты кысылган яисә сыекландырылган табигый газ (метан) белән транспорт чараларын тутыру буенча стационар автомобиль ягулык салу станцияләрен төзү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны стимуллаштыруга юнәлтелгән.

2013 елдан мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ кулланучы транспорт чаралары саны 509 дан 11 132 берәмлеккә кадәр арткан, ә автогаз ягулыгы станцияләре саны 11 дән 38 берәмлеккә кадәр арткан. Моннан тыш, республикада 2021 елдан ике криоген автозаправка станцияләре кулланыла.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов билгеләп үткәнчә, республикада газ-мотор ягулыгы базары зур потенциалга ия. Моның өчен аны үстерү максатларында стационар автомобиль газ заправкалары станцияләре төзүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән чаралар күрү таләп ителә.

Татарстан Республикасы Җир кодексында дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге объектлар урнаштыру, масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен арендага бирү тәртибе регламентлаштырыла.

Закон проекты тарафыннан  инвестицияләр күләмен 70 млн.сумнан да ким булмаган күләмдә тәэмин итү шарты белән, транспорт чараларын кысылган яки сыекландырылган табигый газ (метан) белән заправкалау мөмкинлеген тәэмин итүче, халык куллана алырлык стационар автомобиль заправкасы станциясе төзүне күздә тотучы инвестиция проектын гамәлгә ашыруда чагыла торган яңа критерий өстәү тәкъдим ителә.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр Татарстан Республикасы территориясендә газ заправкасы инфраструктурасы һәм газ-мотор ягулыгы базары үсешенә ярдәм итәчәк.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International