Дәүләт Советында "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе утырышы булды

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 16:00

 Дәүләт Советының  хатын-кыз депутатлары үткән сайлау кампанияләре кысаларында кергән һәм «Бердәм Россия» партиясе Халык программасында гомумиләштерелгән гражданнарның наказларын үтәү буенча үз тәкъдимнәрен кертергә ниятлиләр.  Бу хакта бүген "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында билгеле булды. Шулай ук парламентарийлар "Рәхмәт, доктор!" акциясенең яңа этабы башлануы турында игълан иттеләр.

Берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, 10 февральдән Идел буе федераль округының закон чыгару җыелышлары хатын-кызлар-кызлары катнашында стратегик сессия башлана. Ул алты мәйданчыкта социаль мәсьәләләр буенча эшләячәк. Аерым алганда, түбәндәге мәйданчыклар билгеләнде: «Мәдәният, тарих, традицияләр», «Заманча белем һәм алдынгы фән», «Кеше сәламәтлеге», «Циркуляр икътисад һәм эшкуарлык үсеше», «Социаль өлкә», «Авыл территорияләрен үстерү һәм авыл кооперациясе».

Алсу Нәбиева сүзләренә караганда, стратегик сессиянең төп бурычы - Идел буе федераль округы төбәкләре өчен гомуми "авырткан нокталарны" билгеләү һәм кергән наказларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган инициативалар эшләү. Федераль законнарга үзгәрешләр кертү таләп ителүе дә ихтимал.

Стратегик сессия 22 апрельдә тәмамланачак, аннары йомгаклау утырышында нәтиҗәләр ясалачак һәм тәкъдимнәр кертеләчәк.

Бүген утырышта “Рәхмәт, доктор!” акциясенең чираттагы этабын башлау турында карар кабул ителде. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, аның кысаларында 50 - 55 табиб "Ливадия" шифаханәсендә биш көнлек тернәкләндерү курслары узачак.

Узган ел әлеге акция кысаларында Татарстанның 65 яшьтән өлкәнрәк 44 табибы һәм амбулатория-поликлиника челтәре медицина хезмәткәре республиканың биш санаториенда тернәкләндерү үтте инде. Путёвкалар өчен “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге түләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International