Татарстанда дәүләт юридик бюролары төзергә ниятлиләр

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 17:07

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын бертавыштан хупладылар. Доклад белән Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады.

Федераль закон проекты нигезендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә дәүләт юридик бюролары төзелергә мөмкин.

Хәзерге вакытта татарстанлыларга бушлай юридик ярдәм республика адвокатлары, юридик хакимият органнары һәм аның карамагындагы учреждениеләр, бюджеттан тыш дәүләт фондларының идарә органнары, шулай ук юридик клиникалар һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм үзәкләре тарафыннан күрсәтелә.

«Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында узган елның мартында Татарстан Республикасында дәүләт юридик бюросын төзү турындагы мәсьәләне карау зарурлыгы турында нигезләмәне үз эченә алган түләүсез юридик ярдәм өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Тиешле вәкаләтләр республика Хөкүмәтенә беркетелә», - дип аңлатты министр.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү бюросы Россиянең 28 төбәгендә төзелгән инде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International