Социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибе төгәлләштерелә

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе, 17:10

Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документны республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәкъдим итте.

“Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” 2004 елның 8 декабрендә кабул ителгән  Татарстан Республикасы Законы белән гаиләнең мөлкәти тәэмин ителеше дәрәҗәсе билгеләнде. Ул социаль ярдәмнең аерым чараларын билгеләгәндә исәпкә алынырга тиеш.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, хәзерге вакытта, социаль түләүләр билгеләнгәндә, гражданнар милкендә ярдәмче биналар, кладовоклар, яшелчә саклагычлар булу аларны социаль ярдәм чараларына алу хокукыннан мәхрүм итә.

2021 елда керемнәре буенча аз керемлеләр булган 1534 граждан (социаль түләүләр алучыларның гомуми саныннан 0,5 проценты) милекләрендә хуҗалык каралтылары яки хуҗалык биналары булу сәбәпле, социаль түләүләр ала алмаганнар.

«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» ТР законы проекты гаиләнең (гражданинның) мөлкәти тәэмин ителеше дәрәҗәсен билгеләгәндә исәпкә алына торган күчемсез милек исемлегеннән мәйданы 15 кв. метрдан артмаган, шәхси торак төзелеше өчен каралган, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә, бакча җир кишәрлекләрендә урнашмаган хуҗалык каралтыларын, шулай ук мәйданы 15 кв. метрдан артмаган, күпфатирлы йортларда, гараж комплексларында урнашкан торак урын булып саналмый торган биналарны төшереп калдыруны күздә тота.

Эльмира Зарипова шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы адресына әлеге мәсьәлә буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә. "Хуҗалык корылмалары, күпфатирлы йортлардагы һәм гараж комплексларындагы кладовоклар милекчеләрендә булган хуҗалык корылмаларын һәм хуҗалык бүлмәләрен социаль түләүләр билгеләгәндә исәпкә алмаска сорыйлар, - дип хәбәр итте министр. - Социаль ярдәм чараларын билгеләүдән баш тарту сәбәпләрен анализлау гражданнар милкендәге мондый корылмаларның һәм биналарның максималь мәйданы 15 кв. метрдан артмавын күрсәтте».

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова доклад белән чыгыш ясаганда, комитет әлеге мәсьәләне утырышта карады һәм Татарстан Республикасы законы проектын хуплады, дип хәбәр итте. Закон проектына барлык кирәкле бәяләмәләр алынган.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International