Дәүләт Советы Аппаратының хисап профсоюз конференциясе узды

2022 елның 11 феврале, җомга, 14:00

Бүген парламентта ТР Дәүләт Советы Аппаратының беренчел профсоюз оешмасының XIII хисап конференциясе узды. Конференция эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Эпидемологик вәзгыять аркасында конференция катнаш форматта узды, Аппарат хезмәткәрләренең бер өлеше видеоконференцэлемтә режимында тоташты.

Конференциядә катнашучылар профсоюз оешмасы рәисе Булат Хәсәновның 2021 елда профсоюз эше йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар турында тыңладылар һәм фикер алыштылар.

Конференциядә шулай ук узган елда Дәүләт Советы Аппаратының Беренче профсоюз оешмасының контроль-ревизия комиссиясе эше турында доклад тыңладылар, аны комиссия җитәкчесе Зөфәр Хәсәнов тәкъдим итте.

Конференция әгъзалары Контроль-ревизия комиссиясе эше турында хисапны расларга, ә профсоюз комитеты эшен канәгатьләнерлек дип танырга карар чыгарды.

Җыелыш Дәүләт Советының иҗтимагый эшендә, мәдәни-массакүләм чараларда, дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында актив катнашкан өчен Аппарат хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International