Идел буе федераль округының закон чыгару органнары депутатлары ятим балаларны яклау мәсьәләләре буенча фикер алышты

2022 елның 18 феврале, җомга, 15:34

Бүген Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары Идел буе федераль округы закон чыгару органнары хатын-кыз депутатларының дискуссион мәйданчыкларының V утырышында катнашты, ул видеоконференцэлемтә режимында узды. Сүз ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында барды. Утырыш эшендә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

Утырыш башында Идел буе федераль округының закон чыгару органнары вәкилләре ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итү нисбәтеннән үз төбәкләрендә ниләр эшләнүе хакында сөйләделәр. Шулай итеп, Түбән Новгород өлкәсе, Чуаш һәм Башкортстан республикалары уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары исеменнән утырышта катнашучыларны «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сәламләде. Ул 2015 елда «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән республика башкарма хакимияте органнары белән берлектә ятимнәргә карата финанс йөкләмәләрен үтәү өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем төзелгәнен әйтте.

Бу өлкәдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде. Быел айлык акчалата түләү суммасы 4%ка индексацияләнгән һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен - 9 мең 372 сум, укучылар өчен - 11мең 222 сум тәшкил итә, шундый ук түләү 18 яше тулган балаларга да каралган.

Социаль ярдәм чаралары тәрбиягә бала алган күп балалы гаиләләргә дә карый. Бүген республикада 389 күп балалы гаилә теркәлгән, шуларның 72 гаилә 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли, 315 гаиләдә 3-4 бала тәрбияләнә.

2020 елдан Татарстан Республикасы Президенты карары белән ятим балаларга бирелә торган торак күләме ике тапкырга арткан. 2021 елда 636 граждан торак белән тәэмин ителгән.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова утырышта катнашучыларга Дәүләт Думасының ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны сыйфатлы торак урыннары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр эшләү буенча эш төркеме эшчәнлеге турында сөйләде. Татьяна Ларионова тиешле категория кешеләрне  вакытында торак белән тәэмин итми торган кайбер төбәкләрнең булуына игътибарны юнәлтте. "Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, моннан тыш, федераль бюджет акчаларын вакытында үзләштерергә кирәк", - дип искәртте Дәүләт Думасы депутаты.

Татьяна Ларионова үз чыгышында хәбәр иткәнчә, эшче төркем проблемалы сорауларны анализлаган һәм куелган максатларга ирешүдә кызыксынучы министрлыкларга, ведомстволарга, Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнарына төп йөкләмәләрне билгеләгән. "Субъектлар җитәкчеләренә ятим балаларга милек хокукында булган торак урыннарны саклау буенча тулы чаралар күрергә тәкъдим ителде, - дип аңлатты ул, - ятим балалар саны турындагы фаразланган мәгълүматлар нигезендә РФ субъектларында төзелеш тармагын стимуллаштыру буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде".

Татьяна Ларионова фикеренчә, торак мәйданы бирүнең альтернатив вариантларын эзләү, ә атап әйткәндә, социаль найм практикасын киңәйтү һәм аренда өчен компенсация бирү мәсьәләсе мөһим.

"Хәзер ятим балалар өчен шулай ук студия- фатир сатып алу тыелган – бу чикләүләрне бетерү шулай ук балалар йортларын тәмамлаучыларны торак белән тәэмин итүне тизләтергә мөмкин. Шулай ук 23 яшьтән өлкәнрәк ятим балаларга торак сертификатлары бирү тәкъдим ителә, - дип хәбәр итте депутат. - Хәзерге вакытта Генераль прокуратура ятим балаларга торак алуга сертификатлар тәкъдим итү турындагы закон проектын эшләде. Проект Хөкүмәттә карала".

Дискуссия мәйданчыгы нәтиҗәләре буенча, чыгышларны һәм тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң, Идел буе федераль округының закон чыгару органнары депутатларының резолюциясе кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International