Татарстанның һәм Таҗикстан регионнарының багланышлар мөмкинлеге зур, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2022 елның 25 феврале, җомга, 13:40

ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында бүген Дүшәнбедә узган "Таҗикстан - Россия: регионара хезмәттәшлек потенциалы" парламентара форумы эшендә катнашты. Парламентарийлар Россия-Таҗикстан хезмәттәшлеге, парламент, икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Дустанә дәүләтләр парламентарийларына сәламләү сүзе белән РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Таҗикстан Республикасы Милли мәҗлесе рәисе Рөстәм Эмомали мөрәҗәгать итте.

2022 елда Россия белән Таҗикстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 30 ел тула. "Дәүләтләр хезмәттәшлекнең зур тәҗрибәсен туплады, һәм бүген аларның үзара хезмәттәшлеге күп кырлы һәм ике як өчен дә файдалы, - дип билгеләп үтте Валентина Матвиенко, - моңа аеруча Россия Президенты Владимир Путин белән Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонның ышанычлы диалогы ярдәм итә. Закон чыгаручыларның үзара хезмәттәшлегенең дә шундый ук ышанычлы, ачыктан ачык булуы мөһим».

Рөстәм Эмомали Таҗикстанның  регионара форумга хезмәттәшлекне активлаштыруның нәтиҗәле коралы буларак каравын әйтте.

«Татарстан Таҗикстан белән күптән хезмәттәшлек итә, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, - соңгы дүрт ел дәвамында товар әйләнеше тотрыклы рәвештә үсә, узган ел 19,5 млн. АКШ долларын тәшкил итте. Таҗикстан  безнең республиканың нефть химиясе, шин продукцияләре белән кызыксына. Татарстанда Таҗикстан җитештерүчеләре продукциясе, җиһазлар һәм башка бик күп нәрсәләргә ихтыяҗ бар. Безнең хезмәттәшлекнең потенциалы зур дип уйлыйм".

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстан белән Таҗикстан арасында гуманитар элемтәләр шактый. Хәзерге вакытта Таҗикстанда 15 меңләп татар яши. Татарстан халыклары ассамблеясе кысаларында 1988 елда төзелгән таҗикларның милли-мәдәни автономиясе 6 меңгә якын кешене берләштерә. Таҗик диаспорасы Татарстанның этномәдәни тормышына органик рәвештә кереп киткән. Милли мәдәниятләр һәм фестивальләрдә катнашудан, Нәүрүз бәйрәмен оештырудан тыш, автономия таҗикларның социаль-мәдәни адаптациясе миссиясен дә үз өстенә алган. Татарстанда күп милләтле якшәмбе мәктәбендә таҗик телен өйрәнү өчен бөтен шартлар тудырылган.

Таҗикстан Татарстан югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары саны буенча беренче унлыкта тора - 1 меңнән артык кеше, бу югары уку йортларында укучы  чит ил студентларының гомуми санының 5%ы. «Студентлар шулай ук республикабызның иҗтимагый тормышында, Татарстан халыклары ассамблеясе юнәлеше буенча чараларда актив катнаша, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз».

Парламент җитәкчесе ватандашлар белән багланышлар мәсьәләләренә аерым тукталды. Бу очракта сүз Таҗикстанда яшәүче татарларның иҗтимагый оешмалар һәм республика хакимияте органнары белән тыгыз хезмәттәшлеге турында гына түгел, ә тулаем Россия Федерациясе тарафыннан рус телле халыкны яклау турында да бара. Хәзерге вакытта Таҗикстанда биш рус  мәктәбе төзелеше төгәлләнеп килә. Парламентара форумда катнашучылар бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Таҗикстан Республикасы Хөкүмәте арасында төзелгән Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында төзелә торган  бер мәктәпне карадылар.

Россия-Таҗикстан стратегик партнерлыгы кысаларында региональ хезмәттәшлекне көчәйтүгә килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Россия һәм Таҗикстан муниципалитетлары активын уртак эшкә җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Журналистларга форум нәтиҗәләрен шәрехләп, Фәрит Мөхәммәтшин парламентара форум кысаларында үткәрелгән очрашуларның "бик файдалы булуын" билгеләп үтте. "Бездә рухи һәм мәдәни элемтәләр урнашты, - диде ул, - югары дәрәҗәдә оештырылган бүгенге визит үзара файдалы хезмәттәшлегебезне алга таба тирәнәйтергә мөмкинлек бирә".

"Таҗикстан - Россия" парламентара форумы профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, бизнес вәкилләре катнашында быел инде җиденче тапкыр узды, ул ике дәүләт төбәкләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен абруйлы мәйданчык булды, аңа хәзерге вакытта зур әһәмият бирелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International