Депутатлар өлешләп төзелештә эскроу-счетлар куллану мәсьәләләре буенча фикер алышты

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе, 14:41

Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышында күпфатирлы йортларны өлешләп төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш «Грань» төзелеш компаниясе мәйданчыгында узды. Утырыш эшендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, банклар вәкилләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан депутатлар Казанның «Яңа таулар» торак комплексы төзелешенең барышы белән таныштылар. Эчтәге төзү эшләре тәмамланган фатирларны карадылар. Депутатлар инфраструктура һәм парковка урыннары белән хәлләр ничек булуы белән кызыксынды.

Күпфатирлы йортларны эскроу счет кулланып өлешләп төзү мәсьәләләре турында фикер алышуны пленар утырышта дәвам иттеләр. Өлешләп төзелешне финанслауның яңа механизмы –  эскроу счетлар куллану  2019 елның җәендә старт алды. Эскроу счет - банкта махсус счет, ул төзелә торган йортта фатир сатып алучы һәм төзүче арасында исәп-хисаплар өчен ачыла. Төзүче әлеге счеттан өлешчеләрнең акчаларын объектны эксплуатациягә керткәннән соң гына ала ала. Мондый схема төзүченең банкротка чыгу ихтималы  булган очракта өлешчеләрнең хокукларын яклау максаты белән кертелде. Хәзерге вакытта йорт салучылар үз хисапларына һәм кредит акчаларына торак төзи, өлешчеләрнең акчалары банкларда объектны файдалануга тапшырганчы эскроу счетларда саклана.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, бүгенге көндә Татарстанда 83 оешма төзү эшчәнлеге белән шөгыльләнә, 1 млн. 587 мең кв. м. торак мәйданлы 168 күпфатирлы йорт төзелеше алып барыла. Шулардан 156 объект буенча 78 төзү оешмасы гражданнарның акчаларын җәлеп итү механизмы буенча эскроу счетлар кулланып  эшли. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанда рекордлы санда торак сафка бастырылган. "Без беренче тапкыр 3 млн. кв. м. торак тапшырдык. Бу безгә Идел буе федераль округында беренче урынны һәм Россиядә торак тапшыру буенча алтынчы урынны алырга мөмкинлек бирде ", - диде ул.

Эскроу счетлар кулланып проектны финанслау буенча эш тәҗрибәсе белән төзелеш компаниясе җитәкчесе Леонид Анисимов уртаклашты. « Безнең компания тарафыннан эскроу счетларны файдаланып 5 күпфатирлы йорт төзелде, ягъни 46,8 мең кв.м. торак», - дип билгеләп үтте ул.  Шулай ук берничә тәкъдим дә әйтелде, алар, аның фикеренчә, эскроу счетларын кулланып кредитлар алу процедурасын гадиләштерер иде. Мондый чаралар арасында ул төзүчеләрне проектлы финанслау буенча процент ставкаларын субсидияләүне, эскроу-счетны этаплап, ягъни торак йорт төзелешенең билгеле бер этаплары тәмамланганнан соң, ачу мөмкинлеген атады. Хәзер исә акча  төзүчегә объект эксплуатациягә кертелгәннән соң гына күчерелә.

Очрашу ахырында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, эскроу счетлар системасы уңай нәтиҗә биргән. "Комитетның контролендә эскроу счетлар эше мәсьәләсе торды. Без бүген системаның, министрлык, банклар, төзүчеләр фикеренчә, уңышлы эшләвенә раслау алдык, - диде ул. - Без шулай ук төзелеш секторын агымдагы вәзгыятьтә ничек җайлаштыру, торак алу мөмкинлеге, кулланучылар өчен банк ставкалары арту турындагы сорауларга да кагылдык. Без бүген ишеткән мәгълүматны гомумиләштерәчәкбез һәм анализлаячакбыз, һәм шуның нигезендә федераль хакимият органнарына мөрәҗәгать итү кирәклеге турында карарлар кабул итәчәкбез".

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча комитет әгъзалары республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына читтән кертелгән төзелеш материалларын һәм җиһазларны үзебездә җитештерелгәннәргә алмаштыру, шулай ук төзелеш алып баручы өчен эскроу-счетларны этаплап ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International