СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң ачык төбәк парламенты дип табылган. «Россия төбәкләре парламентларының ачыклык рейтингы» нәтиҗәләре шул хакта сөйли.
30
гыйнвар, 2026 ел
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә булды һәм сайлаучылар белән очрашты.
30
гыйнвар, 2026 ел
Республиканың авыл җирлекләрендә халык җыеннары уза, анда узган елга йомгак ясыйлар һәм территорияләрне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышалар. Җыеннарда Дәүләт Советы депутатлары да катнаша.
30
гыйнвар, 2026 ел
Казандагы 6 нчы гимназиянең хоккей мәйданчыгында дусларча турнир узды. Бозга мәктәп командасы белән бергә «Ак Барс» хоккей клубы спортчылары да чыкты. Чарада Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова һәм Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов катнашты. Акция кысаларында яшь спортчылар танылган хоккейчылар белән аралашты, ә парламентарийлар гимназиягә боз мәйданчыгы өчен техника тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ