Сукбай хайваннарны тоту мәсьәләләре Дәүләт Советы Президиумы утырышында каралды

2022 елның 11 марты, җомга, 14:39

Бүген Казанда Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды, анда депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре хайваннар белән эш итү турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

"Сукбай хайваннарны аулау һәм тоту проблемасы илнең күп төбәкләре өчен кискен тора, гражданнарны да, республика җитәкчелеген дә, депутатларны да, муниципалитетларны да борчый, - дип басым ясады  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, - дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, депутат почтасына, массакүләм мәгълүмат чараларында сукбай этләргә карата шикаятьләр белән күп мөрәҗәгать итәләр, алар еш кына кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыралар".

Узган ел социаль челтәрләрдә бу нисбәттән 1,4 меңнән артык мөрәҗәгать теркәлгән (2020 елга караганда 42 процентка күбрәк). Республиканың медицина оешмаларына эт тешләү уңаеннан 6,8 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. “антилидерлар” арасында - Югары Ослан, Спас һәм Лаеш районнары. Биектау (5,7 тапкыр) һәм Әтнә (3,2 тапкыр) районнарында үсеш күзәтелгән. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, "кызыл зонада" республиканың нибары 17 районы калган.

Президиум утырышы алдыннан депутатлар Казанның Мирный бистәсендә урнашкан сукбай этләр приютында булдылар. Өч ел элек приют төзекләндерелгән. Бүген монда ике корпус - карантин (600 эткә) һәм хайваннар тоту өчен биналар (900 эткә) эшли. Операция блогын яңарту үткәрелгән, шуның нәтиҗәсендә ветеринария табибы көн саен 15 эткә операция ясый ала, этләрне йөртү мәйданчыклары төзелгән. «Зооцентр» җәмгыяте директоры Рөстәм Нуруллин сүзләренә караганда, приютта хуҗасы булган  адашкан  хайваннарны торган җирләренә кайтару хезмәте дә бар. Хуҗасы, оешма тарафыннан тотылган барлык чыгымнарны түләгәннән соң, урамда тотылган этен алып китә.

Мирныйда приютны яңарту хәзер дә дәвам итә. Киңәйтелгән торакта берьюлы 2 меңгә кадәр эт асрарга мөмкин булачак. Быелның сентябрендә лекцияләр залы эшли башлаячак, анда мәктәп укучылары һәм барлык теләүчеләр өчен тематик очрашулар уздырылачак.

Йортсыз хайваннар белән эшләр турында Дәүләт Советында барлык муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында узган утырышта җентекләп фикер алыштылар. Республикадагы вәзгыять турындагы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин чыгыш ясадылар.

Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, федераль канун нигезендә, хуҗасыз хайваннарны аулау белән махсуслаштырылган оешма шөгыльләнергә тиеш. Бу максатларга дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән субсидияләр приютта этне тотуга, дәвалау чараларына, вакцинациягә, бирка беркетүгә, стерилизацияләүгә һәм кастрациягә, йончыган хайваннарны "йоклатуга" чыгымнарны үз эченә ала. Этне дәвалаганнан соң, агрессив булмаса, элеккеге яшәү тирәлегенә чыгарылырга тиеш. Агрессив этләр приютта гомерлеккә калырга тиеш, чөнки закон буенча аларны "йоклатырга" ярамый.

Узган ел йорт-җирсез хайваннарны аулауга һәм асрауга республика бюджетыннан 56,7 млн. сум бүлеп бирелгән. Барлыгы хуҗасыз 11,6 мең эт тотылган. Быел бүлеп бирелгән акчалар күләме, агрессив этләрне тоту кирәклеген исәпкә алып, 69,3 млн. сумга кадәр арттырылган. Сукбай  хайваннар өчен республикада 19 приют эшли, шуларның 17се - шәхси һәм 2се муниципаль. Аларда якынча 3,6 мең хайван бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада Түбән Кама, Әлмәт һәм Яр Чаллы территориясендә муниципальара приютлар төзү проекты гамәлгә ашырыла.

Быел Казан, башкала мэры карары белән, "сукбай хайваннарсыз куркынычсыз шәһәр" дип игълан ителгән. Гамәлдә моның ничек тормышка ашырылуы турында Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. «Проект кысаларында без берничә юнәлештә эш алып барабыз: беренчедән, без канунны этләрне аулау, стерилизацияләү, вакциналаштыру һәм чыгару өлешендә башкарабыз, - дип басым ясады башкарма комитет башлыгы урынбасары, - хуҗасыз хайваннар муниципаль контракт кысаларында махсус предприятие тарафыннан аулана. Барлыгы ике ел эчендә Казанда 8 меңнән артык эт тотылган һәм 6,8 меңнән артык эткә операция ясаган. Шулардан 296 эт приютта калдырылган, 1017 се урнаштырылган".

Искәндәр Гыйниятуллин финанслау мәсьәләсенә аерым тукталды. Аерым алганда, гамәлдәге бәяләрдә хайваннарны дәвалау каралмаган. Аның фикеренчә, куркыныч тудыручы хайваннарны тотуга да җитәрлек акча бүленми. Агымдагы елдан башлап Татарстан Республикасы бюджетында тотылган хайваннарның нибары 5% чамасын гына приютларда гомерлектә калдыру  каралган. Агрессия төшенчәсе канун тарафыннан язылмаган.

Муниципалитетлар өчен контрольсез йөрүче хуҗалы этләр дә зур проблема булып тора. "Зур-зур этләр урамнарда бер күзәтүсез йөри, азык таба, үзенең яшәү тирәлеген яклый, кешеләргә куркыныч тудыра, - диде Искәндәр Гыйниятуллин, - узган ел башында Осиново бистәсендә һәм Аккош күле тирәсендә балаларга нәкъ менә хуҗалары булып та үзе генә йөрүче этләр һөҗүм иткән".

Хайваннарга җаваплы караш мәсьәләләрен җайга сала торган закон нормалары камил түгел - парламентарийлар бүген шундый нәтиҗәгә килде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы белән кабат Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәген кире какмады. Исегезгә төшерәбез, узган елның июнендә республика парламенты РФ Дәүләт Думасына, хайваннарны мәҗбүри теркәүне, этләрне борынчыксыз урамга алып чыкмау, тотылган этләрне кабат балаларның уен мәйданчыкларына, балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм хастаханәләргә кире кайтаруга юл куймауларны кертеп, федераль законга үзгәрешләр кертү тәкъдимен керткән иде. Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим ителгән инициативаларны хупламады. Шуңа да карамастан, алар барысы да Вячеслав Володин кушуы буенча төзелгән эшче төркем тарафыннан эшкә алынган, анда Татарстаннан депутатлар Айдар Метшин һәм Татьяна Ларионова да кергән.

Дәүләт Советы Президиумының хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча конкрет тәкъдимнәр белән бүген кабул ителгән карары хөкүмәт, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары адресына җибәреләчәк.

Президиум утырышында шулай ук Дәүләт Советының утызынчы утырышын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International