Дәүләт Советының утызынчы утырышы ачылды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 10:18

Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утызынчы утырышы ачылды. Президиум көн тәртибендә 21 мәсьәлә, шул исәптән 8 республика законнары проектын һәм 7 федераль закон проектын  тәкъдим иткән иде. 

Утызынчы утырышта Татарстан Республикасының өч җәмәгать судьясын сайлау кандидатурасын карау планлаштырыла.

Беренче укылышта карау өчен гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүләренә кагылышлы закон проекты әзерләнгән. Документ белән әлеге өлкәне җайга салу буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре билгеләнә, шулай ук бакчачылык ширкәтләренә дәүләт ярдәме чаралары һәм принциплары беркетелә. Шулай ук беренче укылышта муниципаль хезмәт турында ТР кодексына һәм җирле үзидарә турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, физик культура һәм спорт, һөнәри берлекләр, мәгариф һәм башкалар турында закон проектлары каралачак.

Булачак утырышның көн тәртибенә, парламент контроле вәкаләтләрен үтәү кысаларында, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрының 2021 елда полиция эшчәнлеге турында хисабы, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2021 елда Татарстанда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турындагы доклады, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2021 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматы, «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021 – 2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2021 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап кертелгән.

Көн тртибен тикшерү барышында профильле комитетлар рәисе өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының утызынчы утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 25 мәсьәлә кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрының полиция эшчәнлеге турында 2021 елгы хисабы.

3. «2021 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында» Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады.

4. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2021 елда үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматы.

5. «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021 – 2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2021 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап.

6. «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 272-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 274-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасы территориясендә региональ инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда салым салуның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында» 279-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында» 282-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 10. «Татарстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында» 266-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»    275-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында» Татарстан Республикасы Законына  һәм «Татарстан Республикасы Казан шәһәре буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 280-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 281-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 268-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Һөнәр берлекләре турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 276-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Хезмәтне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану турында» 277-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

17. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 273-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 61739-8 номерлы федераль закон проекты хакында (социаль-икътисадый үсеше алга киткән территорияләрнең исемен үсеше алга киткән территорияләргә алмаштыруга бәйле рәвештә).

19. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 111 статьясына һәм икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында»  74544-8 номерлы федераль закон проекты хакында (диңгездәге файдалы казылмаларның яңа чыганакларына салым салуны камилләштерү турында).

20. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 251 һәм 262 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 71616-8 номерлы федераль закон проекты турында (интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә мөлкәт хокукы рәвешендәге керемнәргә карата оешмалар табышына салым буенча ташламаларның гамәлдә булуын яңарту өлешендә).

21. «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре турында һәм мәгълүматны саклау хакында» Федераль законның 2 статьясына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 68371-8 номерлы федераль закон проекты хакында (дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының яисә аларга ведомство буйсынуындагы органнарның рәсми битләрен булдыру өлешендә).

22.«Концессия килешүләре турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясендә дәүләти-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 5205-8 номерлы федераль закон проекты хакында (концессия килешүе, дәүләти-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык турында килешүләр төзү өлешендә).

23. «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге һәм урта һәм  кече эшкуарлык субъектлары тарафыннан арендалана торган күчемсез мөлкәтне аерып алу үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»                1065429-7 номерлы федераль закон проекты хакында (күчемле мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибен урнаштыру өлешендә).

24. «Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында (күпфатирлы йортта энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру чаралары өлешендә)» 1077816-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

25.Төрлесеннән.

Сессия эшендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International