Дәүләт Советы утырышында ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хисабы тыңланды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 12:08

Дәүләт Советы утырышында ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хисабы тыңланды

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар  2021 елда ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм республикада бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында доклад тыңладылар. Балалар омбудсмены доклады ел саен парламент сессиясендә карала, һәм быел инде 12 нче тапкыр тыңлана.

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, узган ел Балачак унъеллыгын гамәлгә ашыруның бишенче елы булды. «Узган елда республикабыз үсеше өчен күп эш эшләнде, төрле өлкәләрдә эре проектлар гамәлгә ашырылды, шул исәптән безнең балалар мәнфәгатьләрендә дә, - дип билгеләп үтте балалар омбудсмены, - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, депутат корпусына, республика хөкүмәтенә, хакимият органнарындагы хезмәттәшләренә балаларның тормыш сыйфатын яхшырту буенча уртак эш алып барулары өчен рәхмәт белдерәм».

Узган ел балалар омбудсмены адресына 2 124 мөрәҗәгать кергән, бу сан 2020 елга караганда 19%ка күбрәк. 357 дән артык граждан кабул ителгән. Еш кына балалар омбудсмены янына социаль түләүләр, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, бигрәк тә ясле төркемнәргә, урнаштыру буенча мөрәҗәгать итәләр, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә конфликтлы хәлләр турында мөрәҗәгатьләр дә булган.

Омбудсмен әйтүенчә, массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм 112 телефонына кергән балалар хокукларын бозу фактлары турында хәбәрләр аерым игътибарга алынган. Вазгыятьне тикшерү нәтиҗәләре буенча мәсьәләләр балалар мәнфәгатьләрен исәпкә алып хәл ителгән.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бәяләвенчә, узган ел суд эшләре саны буенча да актив булган. «Безнең катнашыбызда 127 эш узды, - дип сөйләде ул, - нигездә алар аерылышканнан соң, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгәннән соң, балаларның милек мәнфәгатьләрен яклау, баланың яшәү урынын билгеләү белән бәйле».

Ирина Волынец хокукый базаны камилләштерү мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Узган ел вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан 50 федераль һәм төбәк норматив-хокукый актларының проектлары буенча  бәйсез экспертиза уздырылган . Балалар мәнфәгатьләрендә 41 системалы мәсьәләне хәл итү өчен дәүләт хакимияте органнары, төрле учреждениеләр һәм ведомстволар җитәкчеләре адресына мөрәҗәгатьләр  итү аша федераль, республика норматив-хокукый актларына үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыгылган, мөрәҗәгатьләрнең 62 %ы хупланган.

Аерым алганда, 2020 елда муниципаль бюджет акчалары исәбеннән балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын анализлау йомгаклары буенча кайбер районнарда күп балалы гаиләләргә салым ташламалары бирү турындагы карарлар кабул ителмәве ачыкланган. Вәкаләтле вәкил районнар башлыклары адресына әлеге мәсьәләне карауны сорап мөрәҗәгать иткән.  Нәтиҗәдә Арча, Баулы, Бөгелмә һәм Ютазы районнарында күп балалы гаиләләр мәнфәгатьләрен күздә тотып карарлар кабул ителгән.

2021 елда вәкаләтле вәкил балалар мәнфәгатьләрен яклау буенча 14 проект гамәлгә ашырылган, шуларның бишесе - беренче тапкыр. Быел, Ирина Волынец әйтүенчә, тагын 4 яңа проект тәкъдим ителгән - "Менталь сәламәтлек", "Психоэмоциональ җәрәхәт алган балаларны социаль озата бару", "Ватан проекты" һәм "Кадетлык".

Ирина Волынец проблемалы сорауларга аерым тукталды. Әйтик, узган елда гражданнарның мәгариф мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре саны 50% ка (узган ел белән чагыштырганда) артты. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар бакчаларында урыннар саны арту өстенлекле бурыч булып кала. Балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау мәсьәләсе проблемалы булып кала. Казанда, Яр Чаллыда, Бөгелмә, Баулы, Зеленодольск һәм Мамадыш районнарында вәзгыять кискен.

Узган ел балалар омбудсмены куркынычсыз белем бирү мәсьәләсенә дә аерым игътибар биргән, ул мәктәпләрнең террорчылыктан якланганлыгы мәсьәләләренә генә түгел, беренче чиратта, психологик куркынычсызлыкка, мәктәптә уңай психологик микроклимат тудыруга да бәйле. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан укучыларның педагоглары һәм ата-аналары өчен белешмә материаллар эшләнгән.

Конфликтлы вәзгыять, баланың уңышсызлыгы, ата-ананың проблеманың конструктив чишелешендә ышанычы булмау - гаилә формасында белем алучы балалар санының артуына йогынты ясый торган факторлар, дип саный Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. «Без әлеге күрсәткечнең 65%ка үсешен күзәтәбез, - диде ул, - соңгы айларда без республикада гаилә белеменә тискәре мөнәсәбәт барлыкка килден дип санаучы ата-аналадан күпсанлы мөрәҗәгатьләр алдык. Баланың белем алуга хокукын тәэмин итү өчен әлеге категориядәге балаларга мәҗбүри арадаш аттестация узуны тәкъдим итәм».

Ирина Волынец фикеренчә, "гаилә мәктәпләре"н арттыруга китерә торган тагын бер фактор - мәктәпләрнең транспорт белән начар тәэмин ителеше. "Казанда Вишневка, Привольный бистәләрендә балаларны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителмәгән", - дип басым ясады омбудсмен.

Тәрбиягә бала алучы гаиләләр белән вәзгыятьне анализлап, Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирү - өстенлекле гамәл, әмма шул ук вакытта икенчел ятимлек күрсәткечләре югары булып кала. Узган елда баланы гаиләгә тәрбиягә бирү турындагы 76 карар юкка чыгарылган, шуларның 55 проценты - баланы тәрбиягә алган гаиләләрдә. "Болар барысы да җентекләп эшләүне һәм конкрет чаралар кабул итүне таләп итә", - дип ассызыклады омбудсмен.

ТР Дәүләт Советы утырышында Ирина Волынец  Татарстан территориясендә балигъ булмаганнарга алкогольсез энергетик эчемлекләр сатуны тыю мәсьәләсен күтәрде. Вәкаләтле вәкил тарафыннан Дәүләт Советы адресына тиешле закон проектын эшләүне сорап мөрәҗәгать юлланды.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең доклады депутатларның күп кенә сорауларын уятты. Аерым алганда, парламентарийларны имин булмаган гаиләләр белән эшләү, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, "Аек нокта" проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре кызыксындырды. 

Вәкаләтле вәкил доклады игътибарга алынды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International