Дәүләт Советы РФ Премьер-министрына полиция хезмәткәрләренә ярдәм итү турында мөрәҗәгать кабул итте

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 13:15

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди һәм социаль гарантияләрне арттыру үтенече белән РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгате кабул ителде. Парламент утырышында бу мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров чыгыш ясады.

Александр Чубаров 2021 елда хокук саклау органнарыннан 1659 хезмәткәр эштән киткәнен әйтте, аннан алдагы елны 966 кеше эштән китәргә карар кылган. Вазифадан азат ителгәннәрнең яртысыннан артыгы — 56 проценты — пенсия яшенә җитмичә һәм билгеле бер күләмдә эшләгән өчен пенсия алу хокукына да ирешмичә, үз инициативасы белән эштән киткән.

Тикшерүчеләр, сораштыручылар, патруль-пост хезмәткәрләре, участок хезмәткәрләре штаты күпкә кыскарган. Кадрлар җитешмәү 12 процентка җиткән. Россиядә 2021 елда эчке эшләр органнарыннан киткән хезмәткәрләр саны, 2020 ел белән чагыштырганда, 34 процентка артык булган. Бу исә алга таба да кадрлар китүенә этәргеч була ала, чөнки калган хезмәткәрләр өстәмә эш йөкләнеше алырга мәҗбүр була.

Депутатлар фикеренчә, хокук саклау органнарыннан кадрлар китүнең төп сәбәбе — түбән хезмәт хаклары. 2012 елдан 2018 елга кадәр федераль закон буенча хезмәт хакларына тиешле еллык инденсация үткәрелмәгән. Торак сатып алу өчен социаль түләүгә чиратта 2574 кеше тора, бер ел эчендә уртача 70 ләп кеше генә тораклы була. Торак арендасы өчен компенсация дә бик түбән.

Депутатлар торак өчен аренда компенсациясен һәм акчалата түләүне арттыруны, полиция вәкилләренең торак алу мөмкинлекләрен, пенсиягә өстәмәләр мәсьәләсендә үзгәрешләр кертүне тәкъдим итә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International