Депутатлар Казан университетының 2030 елга кадәр программасын гамәлгә ашыру турында хисап тыңладылар

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 13:41

Парламент контроле вәкаләтләрен үтәү кысаларында Дәүләт Советы утырышында депутатлар 2021 - 2030 елларга Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру һәм 2021 елда Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертү турында хисап тыңладылар.

Мәгълүматны Казан федераль университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Таюрский тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, вуз үсеше программасының барлык планлы күрсәткечләре дә үтәлгән. Һәм төгәлрәк хисап елында университетта булган иң мөһим темаларга тукталды.

2021 елда югары белем бирүнең 602 программасы гамәлгә ашырылга, шуларның 50 дән артыгы – яңа, 36 программа – Россия һәм чит ил партнерлары белән уртак. Узган елда университетта 11 меңгә якын чит ил студенты һәм тыңлаучы укыган – бу Россия Халыклар дуслыгы университетыннан соң илдә икенче урын. Түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтүдән керемнәр узган елда 4,1 млрд. сум тәшкил иткән.

Дмитрий Таюрский инновацияләр һәм эшләнмәләрне коммерцияләштерү өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген югары уку йорты эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип билгеләп үтте. «Без "Экологик яктан ресурсларны сак тотучы энергетика, җир асты байлыкларын һәм биоресурсларны нәтиҗәле региональ файдалану" фәнни-технологик үсеш өстенлеге буенча илебездә бөтендөнья дәрәҗәсендәге бердәнбер фәнни үзәк координаторы булып торабыз, - дип билгеләде ул. Хисап елында без Россия Хөкүмәтенең карары һәм генетик технологияләрне үстерүнең Федераль фәнни-техник программасы кысаларында 7 мегагрантны тормышка ашырдык. Моннан тыш, университетның фәнни коллективлары Россия фәнни фондының 86 грантын отты".

2021 елда КФУның 57 интеллектуаль милек объекты теркәлгән, шул исәптән 1 халыкара патент, 55 Россия сак документлары һәм КФУда теркәлгән 1 авторлык хокукы объекты. 2021 ел ахырына интеллектуаль милекнең 768 объекты гамәлдә булган.

Казан университетының Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүгә керткән өлеше турында сөйләгәндә, монда кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү эшен билгеләп үтәргә кирәк. Узган ел әлеге программа буенча университетта 62 меңнән артык кеше укыган, шул исәптән югары белем бирү программалары буенча - 39 мең 113 кеше, яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү программалары буенча - 22 мең кеше, мәктәпкәчә белем бирү һәм урта белем бирү программалары буенча - 962 кеше.

Дмитрий Таюрский шулай ук бу елга югары уку йортының планнары турында сөйләде һәм депутатларга тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте. «Университет тарафыннан Казан Экспо мәйданчыкларында Технопарк эшләтеп җибәреләчәк.  Республика җитәкчелеген КФУ Технопаркын инновацион мәйданчыкларга ярдәм итү системасына кертүләрен һәм алга киткән проектларга финанс ярдәм күрсәтүен сорарыйбыз, - диде ул, - шулай ук студентларның һәм укытучыларның проектларын эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең гамәлдәге программасына кертү эшенә дә булышлык итәргә кирәк».

2021 - 2030 елларга Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру турындагы докладны тыңлаганнан соң, Дәүләт Советы Рәисе республика территориясендә яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләренә активрак игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте. «Казан университетында белем алган кешеләр белгечлек буенча эшкә урнашсын һәм республикада белемнәрен куллансын өчен эшкә урнаштыру мәсьәләсен контрольгә алырга кирәк. Монда профессорлар-укытучылар составының да, гыйльми советның да җаваплылыгын арттырырга кирәк», – диде парламент җитәкчесе. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, алга таба да Казан федераль университеты рейтингын күтәрү өстендә эшләү мөһим.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International