Физик культура һәм спорт турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 13:43

Бүген Дәүләт Советы утырышында республиканың физик культура һәм спорт турындагы законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Татарстан Президентына кул куюга җибәрелде.

Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән. Аерым алганда, 2023 елның 1 гыйнварыннан спорт әзерлеген  төп максат итеп гамәлгә ашыручы оешмалар спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга, ә спорт әзерлегендә катнашучылар – тиешле хокуклар һәм вазыйфалар бирелгән укучылар һәм педагогик хезмәткәрләргә күчерелә.

Әлеге үзгәрешләр республика законына да кертелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International