Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил депутатларга кече бизнеска ярдәм чаралары турында сөйләде

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 13:57

Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев депутатларга 2021 елда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү эше турында мәгълүмат бирде. Парламент республика Хөкүмәтенә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чараларын күрсәтү буенча тәкъдимнәр кабул итте.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында чыгыш ясаганда, заманның билгеле чакыруларына карамастан, эшкуарлык республика икътисадының мөһим тармакларының берсе булып кала - бу 160 меңнән артык шәхси предприятие һәм бизнес эшендә катнашучы  787 меңгә якын (үз-үзен эшләүчеләрне исәпкә алып) мәшгуль, дип билгеләп үтте.

2021 елда вәкаләтле вәкилнең "кайнар линия"сенә  бизнес җәмәгатьчелегеннән килүче мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек кимегән (2020 елда - 17,7 мең, 2021 елда - 3,7 мең). Төп мәсьәләләр муниципаль хакимият органнары белән бәхәсләрдә юридик ярдәм күрсәтүгә (30%), салым органнары белән хезмәттәшлеккә (11%), шулай ук ТКО алып китү хезмәтләре өчен тарифлар, кредит оешмалары, җир законнары белән мөнәсәбәтләргә карый.

Докладчы сүзләренә караганда, эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү институты юристлары 52 күчмә тикшерүдә һәм 100 суд тикшерүендә катнашкан, 46 түгәрәк өстәл һәм очрашу уздырылган. Урыннардагы иҗтимагый вәкилләр 652 мөрәҗәгать кабул иткән. Бизнесны салым салуның патент системасына күчерү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр күп булган. Бу системага республикадагы 37,3 мең шәхси эшмәкәрнең 27,2 меңе күчкән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда эшмәкәрләр белән 17 очрашу үткәргән, аларда кече бизнесны үстерү мәсьәләләре каралган. Вәкаләтле вәкил инициативасы белән эшкуарларның ТР Прокуратурасы, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм башка ведомстволар җитәкчеләре белән 39 очрашуы узган.

Чишелеш таләп итә торган аеруча актуаль мәсьәләләр дип, Фәрит Габделганиев КККны чыгарган өчен түләүне исәпләүне, стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруны, бизнеска административ басым ясауны һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең артык күп булуын атады.

Тәкъдим ителгән доклад буенча фикер алышуда катнашкан депутатлар чит дәүләтләр тарафыннан санкцион басым шартларында эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеге, кече бизнес өчен ТКО алып чыгу хезмәтләре өчен тарифларны яңадан карау мөмкинлеге, эшкуарларның калдыкларны утильләштерү эшчәнлегенә җәлеп ителүе, авыл эшмәкәрләренә ярдәм чараларын гамәлгә ашыруның дәвам итүе белән кызыксынды.

Дәүләт Советы тарафыннан республика Хөкүмәтенә, муниципаль районнар җитәкчеләренә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә һәм парламентның профиль комитетына тәкъдимнәр белән тиешле карар кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International