Җирле үзидарә турында республика закон проектына үзгәрешләр кертелде

2022 елның 16 марты, чәршәмбе, 14:53

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә әзерләнгән җирле үзидарә турында республика законы проектына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын бертавыштан хупладылар.

Закон проекты белән Татарстан Республикасы финанс органының (Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы) Татарстан Республикасы муниципаль районы, шәһәр округы финанс органы җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатларның (алга таба – кандидатлар) Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан вәкаләт бирелгән федераль башкарма хакимият органы билгеләгән квалификация таләпләренә (алга таба – квалификация таләпләре) туры килүен тикшерүне үткәрүдә катнашу тәртибе раслана. Кандидатларның квалификация таләпләренә туры килүен тикшерүне Татарстан Республикасы финанс органында төзелә торган квалификация комиссиясе гамәлгә ашыра дип билгеләнә.

Доклад белән чыгыш ясап, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин кандидатның квалификация таләпләренә туры килүен тикшерү район башлыгы мөрәҗәгате буенча башкарылачагын, ә квалификация комиссиясе тарафыннан кандидатны тестлаштыру, шулай ук шәхси әңгәмә үткәреләчәген билгеләп үтте.

Закон проектында шулай ук квалификация комиссиясе тарафыннан тикшерү үткәрү һәм Татарстан Республикасы финанс органының бәяләмәсен әзерләү сроклары, мондый бәяләмәне мөрәҗәгать җибәргән муниципаль берәмлек башлыгына җибәрү сроклары, шулай ук утырыш йомгаклары буенча  квалификация комиссиясе тарафыннан кабул ителә торган карарларның төрләре билгеләнә.

Моннан тыш, «Федераль милектәге су  объектларында төзелгән ясалма җир кишәрлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга  үзгәрешләр кертү хакында»  2021 елның 30 декабрендәге 492-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә закон проектында  муниципаль берәмлекләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләреннән ясалма җир кишәрлеге булдыру турында шартнамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрү мәсьәләләрен төшереп калдыру каралган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International