Таһир Һадиев: «Барлык тармакларда да импортны алыштыру - тормыш ихтыяҗы»

2022 елның 12 апреле, сишәмбе, 13:27

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасы Экология кодексына һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары, шулай ук кайбер федераль закон проектлары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, комитет әгъзалары Татарстан Президенты тәкъдим иткән башкарма хакимият органнарының 2021 елда эшчәнлеге турында хисапны карадылар.

ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты, республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә, беренче укылышта карауга әзерләнгән. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр РФ Су кодексына һәм кайбер федераль законнарга кертелә.

Эшләнгән закон проекты республика Экология кодексының 98 статьясын су саклау зоналары чикләрендә урнашкан территорияне балыкчылык әһәмиятендәге су объектларында иң чик концентрацияләү рөхсәт ителгән матдәләр белән пычратуны тыю белән тулыландыра.

Шулай ук закон проекты су хуҗалыгы системасын эксплуатацияләү турында республика Экология кодексы нигезләмәләрендә кулланыла торган терминологиягә төзәтмәләр кертә, елга, күл, сусаклагычның яр буе яклау полосасы киңлеге кебек төшенчәләр ачыклана.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты шулай ук республика законнарында кайбер федераль законнарга кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алу зарурлыгына бәйле рәвештә әзерләнгән.

Федераль закон чыгаручы җир кишәрлекләре милекчеләренең, җирдән файдаланучыларның һәм арендаторларның хокукларын билгеләү өлешендә, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт мониторингы мәсьәләләрен җайга салу өлкәсендәге нигезләмәләрне төгәлләштергән. Федераль законнарның әлеге үзгәрешләрен республика законында чагылдырыру зарурлыгы бар.

Бүген парламентарийлар Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елгы эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Документ Татарстан Президенты тарафыннан Дәүләт Советына кертелгән, һәм хәзерге вакытта комитетларда актив фикер алышулар бара. Һәр комитет үз юнәлешләре буенча хисапны карый. Депутатлар республика Президенты адресына 45 сорауны юллаган иде, аларның күбесенә җаваплар әзер инде.

Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский чыгыш ясадылар.

Наил Залаков билгеләп үткәнчә, начар һава шартларына карамастан, узган ел республика яхшы гына уңыш җыя алган. Терлекчелек комплексында да уңай үзгәрешләр бар. Соңгы биш елда терлекчелек объектларын төзүгә 91 млрд. сумга якын акча җибәрелгән, узган ел 20 яңа сөтчелек фермасы ачылган. «Ит җитештерү буенча үсеш перспективалары бармы?» - дип кызыксынды Таһир Һадиев министр урынбасарыннан. «Татарстан ит җитештерү буенча хәзерге вакытта төбәкләр арасында беренче өчлектә тора, - дип җавап бирде Наил Залаков, - безнең төп бурыч - терлекләрнең баш санын саклап калу һәм продуктивлык күләмнәрен арттыру».

Министрлыкның эшен югары бәяләп, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов яшелчә һәм бәрәңге җитештерүгә игътибар итте. «Безнең алымнарны яңадан карарга кирәк, хәтта, республика үзен яшелчә продукциясе белән тулысынча тәэмин итә алсын өчен, махсус программа да эшләргә кирәк», - диде ул.

"Безнең республика күп еллар дәвамында әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора, - диде Егор Тарнавский, - гомумән алганда, барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан, шул исәптән предприятиеләрдән, 11,5 млрд. сумнан артык акча җибәрелде. Узган ел Татарстан 4 федераль проектта катнашты - “Иделне сәламәтләндерү”, “Чиста ил”, “Уникаль су объектларын саклау” һәм “Урманнарны саклау”. Аларны гамәлгә ашыруга 3 млрд. 300 млн. сум акча җибәрелде, шул исәптән 2,5 миллиардтан артыгы - федераль бюджеттан. Быел Татарстан «Россия территориясендә суларны тискәре йогынтылардан яклау һәм гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү» дигән федераль проектта катнашачак.

 Профильле министрлык вәкиле әйтүенчә, халыкны сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү мөһим бурыч булып кала. "Закон нигезендә, халыкны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү җайланмаларының барысы да лицензияләнгән булырга тиеш, - дип билгеләп үтте Егор Тарнавский, - бүген җир асты суларына 1664 лицензия бирелгән инде".

Хөкүмәт хисабын караганда профильле комитет әгъзалары импортны алыштыру мәсьәләләрен хәл итүгә аерым игътибар юнәлттеләр. ТР Икътисад министрлыгы бәяләвенчә, 2021 елда республикада импорт 5 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән, шуларның яртысыннан артыгы - "дустанә булмаган" илләргә туры килә. Нигездә импортка бәйле булган кошчылык тармагында  сораулар бар. «Бездә ике елга җитәрлек йомырка запасы бар, - дип билгеләп үтте Наил Залаков, - шул ук вакытта инде хәзер үк бу мәсьәләләр буенча эш бара».

«Барлык тармакларда импортны алыштыруга басым - тормыш ихтыяҗы, - дип ассызыклады Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, - Россия базарын ташлап китәргә карар кылган көнбатыш компанияләре чынлыкта республика эшмәкәрләре өчен урыннарны азат итә, үз продуктларын тәкъдим итәргә зуррак мөмкинлек бирә».

Таһир Һадиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә республика алдында торган иң мөһим бурычларның берсе - чәчүне уңышлы уздыру. Моның өчен барлык кирәкле ресурслар бар.

Хөкүмәт эше турында хисап игътибарга алынды. Якын арада документ Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International