Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз беренче утырышы ачылды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 10:16

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз беренче утырышы ачылды.  

Президиум Дәүләт Советы каравына 25 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Аларның тугызы – республика законнары проеклары, унбере – федераль законнар проектлары.

Утырышның көн тәртибенә төп мәсьәлә – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән 2021 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап. Әлеге документ Дәүләт Советына 8 апрельдә керде һәм парламентның барлык комитетларында да профильле юнәлешләр буенча фикер алышынды.

Карала торган мәсьәләнең мөһимлеген исәпкә алып, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына ВКС режимындагы утырышта катнашу мөмкинлеге тудырыла. 

Утыз беренче утырышта депутатлар шулай  Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелгән чаралар турында мәҗбүри хисап караячак. Бу хисап Дәүләт Советының Социаль сәясәт һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетлар утырышларында каралды.

Моннан тыш, көн тәртибенә «2021 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының хәле һәм үсеше турында» доклад кертелә, аның буенча ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясаячак.

Депутатлар беренче укылышта законнарны һәм башка норматив актларны рәсми бастырып чыгару һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе, Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында закон проектлары караячаклар. Шулай ук Татарстан Республикасының Бюджет һәм Экология кодексына үзгәрешләр кертә торган, оешмалар мөлкәтенә салым турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында, физик культура һәм спорт турында республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары депутатлар каравына чыгарыла.

Дәүләт Советы утырышында шулай мәктәпкәчә мәгариф оешмалары биналарын капиталь ремонтлауның федераль программасын эшләү мәсьәләсе буенча  Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Т.А. Голиковага  Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесе мөрәҗәгате дә каралачак.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының утыз беренче утырышы киңәйде һәм 29 мәсьәлә кертеп расланды:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2.Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. 2021 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап.

4. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелгән чаралар турында мәҗбүри гавами хисабы.

5. Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция үткәрелүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга теләктәшлек белдерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате.

6. «2021 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы доклады.

7.«Татарстан Республикасы Бюджет кодексына, «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына, «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы бюджет законнары актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын  тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турында һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең  гамәлдә булуын туктатып тору хакында» Татарстан Республикасы Законының  3 статьясына үзгәрешләр кертү турында һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 22 статьясындагы 3 пунктының  гамәлдә булуын туктатып тору хакында» 288-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

8. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 287-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 23 һәм 24 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 292-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 284-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 283-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында      (I укылыш).

12.«Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»     286-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасы законнарын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларын, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары норматив хокукый актларын рәсми бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керү тәртибе турында» 289-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында  (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 15 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 291-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты  турында (I укылыш).

15. «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законының 27 статьясына үзгәреш кертү хакында»   290-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты  турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында» 285-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

17. «Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 293-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 18. «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында»  78299-8 номерлы федераль закон проекты хакында («Бердәм дәүләт хезмәте һәм муниципаль  хезмәт күрсәтүләр порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында  гомуми җыелышның көн тәртибе мәсьәләләре буенча тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итү өлешендә).

 19. «Күпфатирлы йортлар һәм күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешләп төзүдә катнашу турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 11 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 77890-8 номерлы федераль закон проекты хакында (өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсе буенча таләп итү хокукы бирү шартнамәсен дәүләт теркәвенә алу турында).  

 20. «Россия Федерациясе Тимер юл транспорты уставы» Федераль законның  83 статьясына үзгәреш кертү хакында» 94415-8 номерлы федераль закон проекты турында (шәһәр яны поездларында 7 яшькә кадәрге балаларны түләүсез йөртү хакында).

 21. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 83061-8 номерлы федераль закон проекты хакында (озак сроклы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру һәм аларның хосусый инвесторлар өчен  инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен дәүләти-хосусый партнерлык механизмнарын камилләштерү өлешендә).

 22. «Дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль  ихтыяҗларны тәэмин итү  өчен  товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законның 95 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 84812-8 номерлы федераль закон проекты турында (җир асты байлыкларын геологик өйрәнү эшләрен башкаруга контрактларны үзгәртү механизмын төгәлләштерү өлешендә).

 23. «Коррупциягә каршы көрәш турында»  Федераль законга үзгәреш кертү хакында» 72939-8 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт (муниципаль) учреждениеләре җитәкчеләре  вазыйфаларын биләүче затлар өчен башка түләүле вазыйфалар  биләүне һәм башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю билгеләү өлешендә).

24. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 76647-8 номерлы федераль закон проекты хакында  (коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге законнарны камилләштерү өлешендә).

25. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 89661-8 номерлы федераль закон проекты турында (күмерне күчерү, ваклау һәм сортларга аеру эшчәнлеге өлкәсендәге күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

26. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 85708-8 номерлы федераль закон проекты хакында («Сколково» инновация үзәге территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган югары белем бирү мәгариф оешмалары тарафыннан югары квалификацияле фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләүне, гыйльми дәрәҗәләр бирүне камилләштерү өлешендә).

 27. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның          13 статьясына үзгәреш кертү хакында»  86110-8 номерлы федераль закон проекты турында (гамәли әзерлек оештыру өлешендә).

 28. Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары биналарын капиталь ремонтлауның федераль программасын эшләү мәсьәләсе буенча  Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Т.А. Голиковага  Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесе мөрәҗәгате турында.

29. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Дәүләт Советы сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә утырышның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International