Җәмәгать судьялары сайланды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе, 10:24

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

ТР җәмәгать судьясы итеп сайлануга һәм ТР җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруга кандидатураларны ТР Югары суды Рәисе урынбасары Максим Беляев тәкъдим итте.

Профильле комитетның тәкъдим ителгән кандидатларга ярдәм итү турындагы уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Тәкъдим ителгән кандидатураларны карап, Дәүләт Советы Казанның Идел буе суд районы буенча 1 нче суд участогына вәкаләтләр срогын чикләмичә Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп Гөлнара Знатнованы сайланды.  Казан шәһәре Совет суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару бер елга отставкадагы судья Марина Васильевага йөкләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International