Балалар республика клиник хастаханәсендә Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышы узды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе, 17:20

Бүген Социаль сәясәт комитетының Балалар республика клиник хастаханәсендә узган күчмә утырышында депутатлар онкогематология авырулары булган балаларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм комитет каршындагы Экспертлар советы әгъзалары катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан ТР Дәүләт Советы депутаты, хастаханәнең баш табибы Айрат Зыятдинов чарада катнашучыларны балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенең эше белән таныштырды. Депутатларга нур диагностикасы бүлеген, операция блогын, реанимацияне, сөяк миен трансплантацияләү бүлеген күрсәттеләр.

Әлеге Үзәк ачылуга – бер ел. Бу вакыт эчендә биредә 2 меңнән артык пациент  табиб ярдәмен алган. Үзәк «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Татарстан Республикасының балалар сәламәтлеген үстерү» региональ проекты кысаларында төзелгән. Үзәкнең лаборатория комплексы һәм кан җибәрү бүлеге бар, монда сөяк мие донорлары регистры булдырылган, Россия һәм халыкара фондлар белән оешкан төстә хезмәттәшлек алып барыла. Үзәктә югары технологияле дәвалау алымнары арасында сөяк миен трансплантацияләү процедурасын уздыру планлаштырыла, ул хәзерге вакытта Россиядә бары тик Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына үткәрелә.

Онкология белән авыручы балаларга медицина ярдәмен күрсәтү турында фикер алышу утырышта дәвам итте. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда яман шеш авыруы булган 791 бала исәптә тора, гематология авырулары белән – 822 бала. Узган ел 129 бала яман шеш авырулары белән учетка куелган.

Утырышны ачып, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, 1994 елдан башлап Татарстан Республикасында гематология һәм онкология авыруларыннан интегүче балаларга дәвалау-диагностик ярдәм күрсәтелә торган бердәнбер структура булып Балалар республика клиник хастаханәсе торуын билгеләп үтте. "Әлеге үзәкнең ачылуын без бик озак көттек һәм комитет утырышларында берничә тапкыр үзәк булдыру мәсьәләсен күтәрдек. Бүген ул республикада бар һәм  онкология белән авыручыларга югары квалификацияле диагностика үткәрергә һәм дәваларга ярдәм күрсәтә, – дип билгеләп үтте Светлана Захарова. Бүген без биредә эшнең ничек оештырылуын гына түгел, тагын нәрсәгә  игътибар итәргә кирәклеген өйрәнәбез, чөнки балалары онкология белән авыручы сайлаучыларыбызны, дөньяда  вәзгыять үзгәрү сәбәпле, мондый авыруларны дәвалау,  дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре борчый».

Онкогематология авырулары булган балаларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алышканда, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов бүген хастаханәнең онкогематология белән авыручы балаларны дәвалау өчен зарури булган кыйммәтле чыгымнарны ни дәрәҗәдә каплый алуы белән кызыксынды. «Без тормышына куркыныч янаган һәм хроник авырулары булган балаларга, шул исәптән сирәк очрый торган авырулар белән авыручы балаларга ярдәм итү белән шөгыльләнә торган «Игелек даирәсе» фонды белән актив хезмәттәшлек итәбез. Узган ел без алардан бер миллиард сумлык дару алдык, алар белән эшләү дәвам итә», – дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

"Онкогематология авыруларына кагылышлы төп препаратлар югары чыгымлы препаратлар исемлегенә кертелгән, амбулатор дәвалау өчен даруларны без федераль программа буенча өзлексез алабыз. Стационар дәвалау өчен кирәк булган препаратлар бездә тулы күләмдә бар. Тормыш өчен мөһим булганнар категориясенә керә торган препаратлар исемлеге дә бар, бәяләр дәүләт тарафыннан җайга салына. Даруханәдә бәя РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт теркәгән бәядән югарырак була алмый. Доллар курсы үсеше белән бәяләр рөхсәт ителгән дәрәҗәгә кадәр артты, әмма 10 марттан без республика буенча 50 халыкара патентлы препаратлар буенча аерым мониторинг алып барабыз һәм бәяләр 1% ка кимүне күзәтәбез", - дип аңлатты ул.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, дару препаратларына бәяләр доллар курсына гына бәйле түгел.  "Безнең илдә санкцияләр аркасында күп кенә продуктларны, шул исәптән дару препаратларын китерүнең транспорт логистикасы бозылды, шуңа бәйле рәвештә, транспорт чыгымнарына да, шул исәптән даруларга да бәя артты", - дип билгеләп үтте Лилия Маврина.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматын тыңлаганнан һәм аның буенча фикер алышканнан соң, комитет "мәгълүматны игътибарга алырга" дигән карарга килде. «Без бүген онкогематология авырулары булган балаларны югары квалификацияле диагностикалау һәм дәвалау өчен кирәкле бөтен нәрсәләрнең булуын күрдек. Октябрьдә, киләсе елга республика бюджеты формалаштырганда, без теге яки бу препаратларның кыйммәтләнүен исәпкә алып, барлык статьялар республика бюджетында исәпкә алынсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңларбыз. Аны формалаштырганда моңа басым ясаячакбыз", - дип нәтиҗә ясады Светлана Захарова.

Комитет ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына башка субъектлардан килгән пациентларны дәвалау өчен Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә квоталар бүлеп бирү мәсьәләсе буенча федераль министрлыкка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте, чөнки Үзәкнең куәте моны эшләргә мөмкинлек бирә. 

Утырыш ахырында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Балалар республика клиник хастаханәсенең кайбер хезмәткәрләренә, булачак медицина хезмәткәре көне уңаеннан, Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International