Эре сәүдә челтәрләре альянсын электрон мәйданчыклар белән булдыру мәсьәләсе каралды

2022 елның 7 июне, сишәмбе, 16:20

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында депутатлар Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфасына килештерделәр, эре сәүдә челтәрләре альянсларын булдыру һәм дәүләт-шәхси партнерлык проектларына дәүләт ярдәме чараларын киңәйтү юлы белән ваклап сату әйләнеше үсешен тәэмин итү чаралары турындагы мәсьәләләрне карадылар.

Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп кую өчен Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча депутатларга Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тәкъдим итте. Кандидатның зур һәм уңышлы эшкуарлык тәҗрибәсе, оештыру сәләтләре турында сөйләгәндә, ул Олег Коробченконың хәзерге шартларда республика сәнәгатенең тотрыклы үсешен тәэмин итү бурычларын үтәячәгенә ышаныч белдерде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты ТР Дәүләт Советына Олег Коробченконы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп куюга ризалык бирергә тәкъдим итте.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев Wildberries, OZON, Kazanexpress һәм башка электрон мәйданчыклар белән эре сәүдә челтәрләре альянсларын булдыру юлы белән ваклап сату товар әйләнеше үсешен тәэмин итү чаралары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Докладчы сүзләренә караганда, дөньяда интернет-сәүдә күләме 4,9 трлн доллардан артып китә. Соңгы елларда электрон сәүдә Россиядә дә киңәя, ул 4,1 трлн.сум әйләнеше белән әлеге юнәлеш буенча әйдәп баручы ун ил арасына керә. Электрон сәүдәне үстерү концепциясе эшләнгән һәм кабул ителгән Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында маркетплейсларда теркәлгән кибетләр саны һәм товарлар җибәрү саны буенча лидер булды. Республикада товар әйләнешендә маркетплейслар өлеше 24,2% ка җитте.

Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, интернет-сәүдә тиешле законнар белән тәэмин ителгәндә, инвестицияләр җәлеп итү, эш урыннары булдыру юлы белән республика икътисадының тотрыклы үсешенә сизелерлек йогынты ясый алачак.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат буенча фикер алышуда катнашкан депутат Марат Галиев электрон сәүдә мәйданчыклары һәм ваклап сату субъектлары альянсын булдырырга тәкъдим итте. "Гади кибетләрнең сатып алучылар өчен мөмкинлекләре турында онытырга ярамый, - диде ул. - Халыкны азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итү буенча уртак эш оештырырга кирәк".

Комитет республика Хөкүмәтенә товар әйләнешенең кризиска кадәрге дәрәҗәсен торгызу буенча чаралар күрергә, шул исәптән эре сәүдә челтәрләренең электрон мәйданчыклар белән үзара файдалы хезмәттәшлеген үстерү өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм eCom базарының яңа эре уенчыларын җәлеп итү өчен фулфилмүзәкләр төзүне оештырырга һәм эшмәкәрләрне маркетплейсларга чыгару эшен дәвам итәргә тәкъдим итте.

Дәүләт-шәхси партнерлык проектларына дәүләт ярдәме чараларын законнар белән җайга салуны камилләштерү юлы белән киңәйтү турында мәгълүматны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов тәкъдим итте.

Территориаль, тармак һәм башка принциплар буенча формалаштырылган аерым пилот проектларын гамәлгә ашыру юлы белән республикада дәүләт-шәхси һәм муниципаль-шәхси партнерлык механизмнары кертелә, дип билгеләп үтте Игорь Сапунов. Ул Татарстан Республикасында дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын үстерү буенча дәүләт программасын эшләргә һәм кабул итәргә кирәклегенә басым ясады.

Агентлык, шулай ук, дәүләт-шәхси партнерлык турындагы килешү нигезендә  урман кишәрлекләрен арендага торгларсыз гына бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим итә.

Комитет тиешле карар кабул итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International