СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2024 ел
РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Җиңү көне белән котлады. Россия парламентының түбән палатасы спикеры Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы җибәрде.
7
май, 2024 ел
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Җиңү көне белән котлау хаты юллады.
7
май, 2024 ел
Бүген Дәүләт Советында «Иңгә-иң куеп» проекты кысаларында «Татарстаннан Россия геройлары турында реконструкторлар» дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Проект илебез тарихының батырлык сәхифәләре һәм Татарстанда туып үскән Россия Геройлары белән таныштыра. Күргәзмә экспозициясе белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танышты.
7
май, 2024 ел
Бүген, Җиңү көне алдыннан, милли-мәдәни берләшмәләр, Татарстан Халыклары ассамблеясы, республиканың күпмилләтле яшьләре вәкилләре Казанның Җиңү мемориаль паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ