Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз икенче утырышы ачылды

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 10:26

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз икенче утырышы ачылды. 

ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында сессиянең көн тәртибенә кертү өчен 32 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде, шуларның 14е-республика законнары проектлары һәм 9ы-федераль законнар проектлары.

Беренче укылышта 13 закон проекты каралачак, алар арасында 2021 елга ТР бюджеты һәм ТР ММИ Территориаль фонды бюджеты үтәлеше турында, оешмалар мөлкәтенә салым турында ТР законына, ТР сайлау кодексына, автомобиль юллары һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнарга үзгәрешләр кертү турында закон проектлары, шулай ук Дәүләт Советы Регламентына һәм ТР аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары да бар.

Парламентарийлар РФ субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасында чикләрнең урнашу урынын билгеләү турында мәсьәләне караячак, ТР Хисап палатасының 2021 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапны тыңлаячак.

Утырыш барышында ТР Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән әзерләнгән һәм наркотиклар һәм наркотиклы матдәләр әзерләү, сатып алу, саклау һәм сату өчен җәзаны катгыйландыруга юнәлдерелгән "РФ Җинаять Кодексының 64 статьясына үзгәреш кертү турында" Федераль закон проектын РФ ФҖ Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын карау планлаштырыла.

Утыз икенче утырышта парламентарийлар Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләү өчен килештерү, шулай ук аның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты составына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне карарга планлаштыра.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар. Нәтиҗәдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утыз икенче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2.О.В. Коробченконы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп куюны килештерү турында.

3.Коробченко Олег Владимировичның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

4.Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты составына һәм Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе составына үзгәрешләр кертү хакында.

5.Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турында 2022 елның 11 маендагы 13 номерлы килешүне раслау хакында.

6.Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турында 2022 елның 31 маендагы 17 номерлы килешүне раслау хакында.

7.«2021 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» 298-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8.«2021 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» 299-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9.«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 308-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10.«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына һәм «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 305-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11.2021 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап.

12.«Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»286-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

13.«Татарстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында» 266-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

14.«Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 307-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

15.«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 306-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16.«Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 301-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17.«Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 28 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 295-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18.«Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 296-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19.«Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 15 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 300-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

20.«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 303-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

21.Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.

22.«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 304-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

23.«Фән һәм фәнни эшчәнлек турында» Татарстан Республикасы Законының 14 статьясына һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 297-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

24.«Россия Федерациясе Җинаять кодексының 64 статьясына үзгәреш кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы хакында.

25.«Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы турында.

26.«Георгий тасмасы турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 109180-8 номерлы федераль закон проекты турында (Георгий тасмасының статусын билгеләү хакында).

27.«Дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү  өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 119762-8 номерлы федераль закон проекты турында (сатып алуны бердәнбер тәэмин итүчедән (подрядчыдан, башкаручыдан) гамәлгә ашыру өлешендә).

28.«Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында» Федераль законның 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 115273-8 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт сәнәгатьне үстерү фондлары тарафыннан кредит оешмаларында счетлар ачу мөмкинлеге хакында).

29.«Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында» Федераль законның 5 статьясындагы 1 өлешенең 3.1 – 3.5 пунктларының гамәлдә булуын туктатып тору хакында» 104089-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең маркировкалау өлкәсендәге вәкаләтләрен туктатып тору өлешендә).

30.«Россия Федерациясендә җиңел таксида пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 121564-8 номерлы федераль закон проекты турында.

31.«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.3 һәм 23.79 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»               106447-8 номерлы федераль закон проекты турында (федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре башкарма хакимияте органнарының административ хокук бозулар турындагы аерым эшләрне карау вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә).

32.«Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында» Федераль законның 11 һәм 12 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 76992-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектларының яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашуына кагылышлы аерым юридик-лингвистик һәм мәгънәви төгәлсезлекләрне бетерү өлешендә).

33.«Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында» Федераль законның 29 статьясына үзгәреш кертү хакында»  127048-8 номерлы федераль закон проекты турында (хәрби хезмәткәрләрнең һәм махсус хезмәт үтүче затларның физик әзерлеген оештыру тәртибен камилләштерү өлешендә).

34.«Җир асты байлыклары турында» Россия Федерациясе Законының 18 һәм 19 статьяларына һәм Россия Федерациясе Җир кодексының 78 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 101105-8 номерлы федераль закон проекты турында (автомобиль юлларын төзү максатларында гомумтаралган файдалы казылмаларны эшкәртүнең алдан хәбәр ителә торган тәртибен кертү өлешендә).

35.«Россия Федерациясе Торак кодексының 169 һәм 171 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 122372-8 номерлы федераль закон проекты хакында (капиталь ремонтка кертем түләүгә чыгымнарга компенсация бирү өлешендә).

36.«Җылылык белән тәэмин итү турында» Федераль законның 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» 130228-8 номерлы федераль закон проекты турында (кайнар суга беркомпонентлы яисә икекомпонентлы  тарифлар билгеләү өлешендә).

37.«Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның  291 статьясына үзгәрешләр кертү турында»  135975-8 номерлы федераль закон проекты хакында (гадәттән тыш хәлләр яисә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрү шартларында даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу маршрутларын үзгәртү хакында).

38.«Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5516 статьясына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Смоленск өлкә Думасы закон чыгару инициативасы хакында.

39.Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә .https://vk.com/parlamentrt) утырышның турыдан-туры трансляциясе бара.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International