2021 ел нәтиҗәләре буенча Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты профицит белән үтәлде

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 12:18

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2021 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, фонд бюджеты 2020 ел ахырында кабул ителгән һәм 2021 ел дәвамында төгәлләштерелгән Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы Канун нигезендә планлаштырылган параметрларда гамәлгә ашырылган.

2021 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы канунга ике тапкыр үзгәреш кертелгән. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә фонд бюджеты керемнәре 13,2%ка (7,9 млрд. сум), чыгымнар - 14,6 %ка (8,7 млрд. сум) арткан.

2021 елда ММИ фонды бюджетына 67,4 млрд. сум яки расланган күрсәткечтән 100,1% күләмендә керемнәр кергән. ММИ Федераль фондыннан Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминиятен оештыруны финанс белән тәэмин итүгә 50,6 млрд. сум күләмендә субвенция кергән.  2021 елда бюджет чыгымнары 58,7 млрд. сум, яки фондның төгәлләштерелгән бюджетының 99,9%ы күләмендә башкарылган.

Хисап елы нәтиҗәләре буенча Фонд бюджеты 336,9 млн. сум күләмендә профицит белән үтәлгән.

Чыгымнар структурасында төп өлешне (99,5%, яки 66,8 млрд. сум) "Сәламәтлек саклауны үстерү" һәм "Гражданнарга социаль ярдәм" дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга чыгымнар тәшкил иткән.

Татарстанның медицина оешмалары тарафыннан Россия Федерациясенең башка субъектлары территориясендә иминиятләштерелгән гражданнарга күрсәткән чыгымнар 996,5 млн. сум тәшкил иткән. Татарстан Республикасы территориясендә иминләштерелгән гражданнарга медицина ярдәме күрсәткән өчен барлыгы 1 млрд. 131,6 млн. сум күчерелгән. Шул ук вакытта РФнең башка субъектларына 135,1 млн. сумга күбрәк акча күчерелгән.

2021 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр - 67 млрд. 432 млн. 939,2 мең сум, чыгымнар - 67 млрд. 096 млн. 048,9 мең сум, бюджет профициты - 336 млн. 890,3  мең сум.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International