Татарстан Хисап палатасының 2021 елда эше турында хисап парламент утырышында каралды

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 12:48

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга республиканың Хисап палатасының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисап бирелде. Доклад белән Татарстан Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.

Хисап палатасы рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, узган ел 45 контроль чара уздырылган, барлыгы өч йөз сиксән дүрт объект контрольдә тотылган. Тикшерү материаллары буенча 2021 елда 5 җинаять эше кузгатылган.

«Ачыкланган хокук бозуларның гомуми суммасы 3 миллиард 427 миллион сум тәшкил итте, - дип сөйләде Альберт Вәлиев, - бюджет акчаларын тотканда, республика милкеннән, муниципаль милектән  файдаланганда барлыкка килгән хокук бозуларны һәм җитешсезлекләрне бетерүдә югары нәтиҗәләрне саклап кала алдык, алар ачыкланган хокук бозуларның гомуми күләменең 91%ын тәшкил итә.  

Ведомство җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, финанс бозу структурасында шактый өлешне (51%, ягъни 1,8 млрд.сум) дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү өлкәсендә хокук бозулар тәшкил итә. Хокук бозуларның 32% ы бухгалтерлык (бюджет) исәбенә кагыла, 2021 елда Хисап палатасы тарафыннан 1 млрд. 99 млн. сумлык шундый хокук бозулар ачыкланган.

2021 елда Хисап палатасы тарафыннан шулай ук 3 млн. 400 мең сумлык бюджет акчаларын максатсыз файдалану фактлары ачыкланган.

"Билгеләнгән тәртип бозуларның һәм җитешсезлекләрнең шактый өлешен ведомство һәм муниципаль дәрәҗәдә ачыкларга һәм кисәтергә мөмкин, - дип саный Альберт Вәлиев, - хакимиятнең башкарма органнарына кирәкле вәкаләтләр бирелгән – бу бюджет акчаларын төп бүлүчеләргә йөкләнгән ведомство контроле".

Узган ел Хисап палатасы тарафыннан 35 бәяләмә әзерләнгән, шул исәптән 21е – Дәүләт Советы тарафыннан экспертизага җибәрелгән закон проектлары буенча.

Татарстан Хисап палатасының 2021 елдагы эше турында хисап игътибарга алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International