Газ белән тәэмин итү объектлары мәҗбүри рәвештә территориаль планлаштыру схемаларында күрсәтеләчәк

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 13:30

"Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында ТР законы проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Татарстан Президентына кул куюга җибәрелде.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, закон проекты Татарстан Республикасын территориаль планлаштыру схемасында чагылдырылырга тиешле региональ әһәмияттәге объектлар төрләре исемлеге киңәйтелә.Субъект территориясендә урнашкан һәм расланган торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать оешмаларын һәм башка оешмаларны  газлаштыру региональ программалары белән каралган бүлеп бирелгән газүткәргечләр һәм газ бүлү станцияләре региональ әһәмияттәге объектларга кертелгән һәм  Россия Федерациясенең  территориаль планлаштыру схемаларында чагылдырылырга тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International