Бакчачылык һәм яшелчәчелек турында закон проекты кабул ителде

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 14:00

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар "Татарстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында" Татарстан Республикасы законы проектын хупладылар. Закон проектында гражданнарның бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүенә дәүләт ярдәме чаралары һәм принциплары беркетелә.

Хәзерге вакытта бакчачылык мәсьәләләре федераль закон белән җайга салына, ул төбәкләргә гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып баруына бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив хокукый актлар кабул итү хокукын бирә. Билгеләнгән даирәдә законнар белән җайга салуны үстерү максатларында бакчачылык турында республика закон проекты әзерләнде, ул депутатлар тарафыннан агымдагы елның 16 мартында беренче укылышта кабул ителде. Закон проектын эшләүдә депутатлар Хафиз Миргалимов, Валерий Власов, Таһир Һадиев, Азат Хамаев катнашты. Икенче укылышка закон проектына 22 төзәтмә керде.

"Барлык төзәтмәләр эшкә кабул ителде һәм җентекләп өйрәнелде. Һәрьяклап фикер алышканнан соң, аерым төзәтмәләр караудан алынды, кайберләре үзара берләште», - диде документны тәкъдим итеп, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.

Шулай итеп, икенче укылышка закон проектына төзәтмәләр таблицасына тугыз төзәтмә кертелгән. Төзәтмәләр белән гражданнар тарафыннан бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өлкәсендә вәкаләтле органның вәкаләтләре тәгаенләнә, гражданнар тарафыннан бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару буенча дәүләт ярдәме күрсәтү процедураларының ачыклыгы принцибы белән тулыландырыла, бакчачыларга муниципаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре җайга салына. Аерым алганда, Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары РФ законнарында каралган рәвешләрдә гражданнар тарафыннан бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм күрсәтергә хокуклы.

"Татарстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында"  закон проекты икенче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International